Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су коенганда сак булыгыз

Җәй җитте, су коену сезоны керде. Су буйларында ял сәгатьләре хәвефсез үтсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.

Махсус билгеләнгән урыннарда гына су коеныгыз, чикләгеч билгеләрне узмагыз. Ялгыз гына су коенмагыз.

Моторлы, җилкәнле, ишкәкле көймәләр һәм башка су транспортына якын килмәгез. Ярдан, вышкадан, трамплиннан сикергәндә аеруча сак булу кирәк. Шаярып, иптәшләрегезне суга төртеп төшермәгез.

Туңганчы һәм арыганчы коенмагыз.

Балаларның үзләрен генә су янында калдырмагыз, аларны йөзәргә өйрәтегез.

Су коену өчен иң кулай вакыт: иртән яки кич, чөнки бу вакытта эссе сугу куркынычы булмый. Су температурасы +17, +19 градустан ким булмаска тиеш, суда 20 минуттан артык торырга ярамый.

Өшеп калтырый башлаганчы коенмагыз. Мондый халәттә көзән җыеру, тын бетү, аңны югалту куркынычы арта. 15-20 минут коенып, ял иткән арада хәрәкәтле уеннар уйнап алу яхшы. Кояшта озак булганнан соң, суга кинәт керергә яки сикерергә ярамый. Тән салкынайгач, мускуллар кискен тартыла башлый һәм бу сулыш алуның тукталуына китерә.

Исерек килеш суга кермәскә. Алкоголь баш миендәге кан тамырларын тарайтучы һәм киңәйтүче үзәкне томалый. Җиһазланган пляж булмаса, коену өчен төбе комлы, ярлары текә булмаган урынны сайларга. Агым алып китсә, каршы торырга тырышмагыз. Аз-азлап кына ярга якыная барып, агым уңаена йөзәргә кирәк. Чоңгылга эләксәгез дә, югалып калмагыз. Тирән итеп сулап, үпкәләргә һаваны күбрәк тутырырга да суга чумарга һәм, читкә таба көчле ыргылыш ясап, калкып чыгарга.

Суга баткан кешегә ярдәм итү алымнары

Суга баткан кеше коткаручыга ябышырга һәм аны да су төбенә өстерәргә мөмкин. Коткаручы суга батучы янына кулына нинди дә булса әйбер тотып, акрынлап кына якынайгач, суга батучы шул әйбергә тотынырга тиеш. Нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген ачык һәм кыска итеп аңлатырга, куркуын җиңәргә ярдәм итәргә кирәк.

Әгәр батучы янына йөзеп барырга туры килсә, куркынычны киметер өчен аның янына тәмам якын килеп бетмәгез. Бәлагә таручы аңсыз булса, аның башын су өстендә булырлык итеп күтәреп тотыгыз. Ярга чыккач, батучының авызын чистартырга. Аннан соң, үпкәләрдәге судан арындыру өчен, зыян күрүчене эче һәм йөзе белән аска каратып, бөкләнгән тезгә яткырырга, аркасына берничә тапкыр баскалап алырга.

1-2 минут дәвамында сулыш алмау үлемгә китерергә мөмкин. Пульс булмау, зурайган күз каралары - йөрәк туктауның беренче билгеләре. Мондый очракта кичекмәстән "авызга авыз" ясалма сулыш һәм йөрәккә туры булмаган массаж (күкрәк читлегенә 4-5 тапкыр кискен басып алып, бер тапкыр "авызга авыз" ясалма сулыш) ясарга кирәк.

Радик Төхбәтуллин,

район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев