Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су коенганда сак булыгыз!

Җәй җитте, су коену сезоны керде. Су буйларында ял сәгатьләре хәвефсез үтсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.

Махсус билгеләнгән урыннарда гына су коеныгыз, чикләгеч билгеләрне узмагыз. Ялгыз гына су коенмагыз.
Моторлы, җилкәнле, ишкәкле көймәләр һәм башка су транспортына якын килмәгез. Ярдан, вышкадан, трамплиннан сикергәндә аеруча сак булу кирәк. Шаярып, иптәшләрегезне суга төртеп төшермәгез. 
Туңганчы һәм арыганчы  коенмагыз.
Балаларның үзләрен генә су янында калдырмагыз, аларны йөзәргә өйрәтегез.
Су коену өчен иң кулай вакыт: иртән яки кич, чөнки бу вакытта эссе сугу куркынычы булмый. Су температурасы +17, +19 градустан ким булмаска тиеш, суда 20 минуттан артык торырга ярамый. 
Өшеп калтырый башлаганчы коенмагыз. Мондый халәттә көзән җыеру, тын бетү, аңны югалту куркынычы арта. 15-20 минут коенып, ял иткән арада хәрәкәтле уеннар уйнап алу яхшы. Кояшта озак булганнан соң, суга кинәт керергә яки сикерергә ярамый. Тән салкынайгач, мускуллар кискен тартыла башлый һәм бу сулыш алуның тукталуына китерә. 
Исерек килеш суга кермәскә. Алкоголь баш миендәге кан тамырларын тарайтучы һәм киңәйтүче үзәкне томалый. Җиһазланган пляж булмаса, коену өчен төбе комлы, ярлары текә булмаган урынны сайларга. Агым алып китсә, каршы торырга тырышмагыз. Аз-азлап кына ярга якыная барып, агым уңаена йөзәргә кирәк. Чоңгылга эләксәгез дә, югалып калмагыз. Тирән итеп сулап, үпкәләргә һаваны күбрәк тутырырга да суга чумарга һәм, читкә таба көчле ыргылыш ясап, калкып чыгарга. тырышыгыз.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев