Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су керү сезоны күңелле узсын өчен нәрсәне истә тотарга кирәк?

Синоптиклар фаразларына караганда, быелгы елак һәм салкынча җәйнең бүгеннәрдән җылы көннәр чоры башланырга мөмкин, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә моны Татарстан Республикасының кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте. - Эссе көннәрдә, билгеле инде, елга һәм күл буйларына ашыгабыз, - диде...

Синоптиклар фаразларына караганда, быелгы елак һәм салкынча җәйнең бүгеннәрдән җылы көннәр чоры башланырга мөмкин, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә моны Татарстан Республикасының кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте. - Эссе көннәрдә, билгеле инде, елга һәм күл буйларына ашыгабыз, - диде Юрий Венедиктов. - Кеше организмының 90 проценты судан тора, диләр. Ләкин су - кешенең «дошманы», шунлыктан сулыкларда саклык чараларын онытмаска кирәк. Сулыкларда кеше гомерен коткару кагыйдәләрен бозган, шулай ук җиһазландырылмаган яки рөхсәтсез урыннарда су коенучылар Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.10нчы маддәсе нигезендә, административ җавапка тартыла. Штраф: гражданнарга - 1 мең сумнан 1,5 мең сумга, ә җитәкчеләргә - 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр. Юридик затларга - 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр. Мәгънәсез «батырлык» еш кына фаҗигале тәмамлана. Татарстанда ел башыннан 57 фаҗигале очрак теркәлгән, шул исәптән коену чорында 28 кеше суга батып үлгән. Шөкер, 18 кешене коткарып калганнар. - Кечкенә балаларны яр буенда бер секундка да игътибарсыз калдырмагыз, батып үлүчеләрнең өчесе - балалар. Салмыш хәлдә суга кермәгез яки андый кешенең йөзеп китүенә ирек бирмәгез, батып үлүчеләрнең җидесе - исерекләр, - дип катгый төстә кисәтте баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. Тышкы һава температурасы +25, ә су +18 градуска җиткәндә, су коенырга ярый. Әмма, Венедиктов искәрткәнчә, су температурасы +20 градусны тәшкил иткәндә дә, елгада яки күлдә бертуктаусыз сәгатьләр буена коенырга ярамый. Кеше организмы акрынлап туңа, хәрәкәтләнү начараю сәбәпле, су төбенә китүең бик ихтимал. - Авыллардагы елгаларда һәм буаларда коенырга ярый. Әгәр шәһәрдә дә, авылда да хәвефле урыннарга «Купаться запрещено!» дигән билге куелган булып та, анда кеше су коена икән, таләпне бозучыга штраф салыначак. Коену чорында дүрт кеше штрафка тартылды инде, - диде Юрий Венедиктов. Белеп тор! - Елгага акрын гына керегез, су бил тирәсенә җиткәч, чумып алыгыз. - Ашаганнан соң 1,5 сәгать вакыт узгач кына коеныгыз. - Спиртлы эчемлек кулланган яки нык тирләгән һәм арыган хәлдә суга керү катгый тыела. - Яшенле яңгыр вакытында, төнлә яки каты томанда суга керергә ярамый. - Таныш булмаган урында коенмагыз һәм таныш булмаган урында башасты суга сикермәгез. - Аякларыгызны көзән җыера башласа, аркан ятып ярга йөзегез, көзән җыерган җирегезне кулыгыз белән ышкыгыз, ярдәмгә чакырыгыз. - Кечкенә балалар текә яр читендә уйнамасын; түбән сыйныфларда укучы баланы - 0,7 метр, ә югары сыйныфлардагы баланы 1,2 метр тирәнлектәге суда гына йөзәргә өйрәтегез. - «Батам!» дип ялганлап кычкырырга ярамый. Сулыкларда һәлакәт килеп чыккан очракларда, 112 телефоны аша шалтыратыгыз. Кече күләмле көймә өчен кагыйдәләр - Йөзгәндә, коткару жилеты кигән булу, ишкәкләр, шулай ук кәрәзле телефон һәм фонарь алу зарур. - Дулкын 20-30 сантиметрга күтәрелгән очракта, елгага керергә ярамый. - Суднолар юлына туктау катгый тыела, әгәр двигатель сүнсә, ишкәкләр ярдәмендә тизрәк ярга таба китәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев