Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су чәчрәтеп уйнар чак

Көннәр бер җылытып, бер суытып торса да, җәй җитте инде. Димәк, су буйлары кояшта кызынырга, су коенырга яратучыларны үзенә тартачак. Бу чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында да онытмаска кирәк. Шул максаттан район Башкарма комитеты 2019нчы елның 1 июненнән 31 августына кадәр җирлегебезнең су объектларында куркынычсызлык айлыгы үткәрә.

Авыл башлыкларына җирлекләрдәге сулыкларның куркыныч урыннарында су коену тыелуы турында кисәтү урнаштыру, кизү торуны оештыру кирәклеге хакында әйтелде. 
– Су объектларыннан файдаланучылар, арендалаучылар сулыкларны кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрергә тиеш, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов. 
Район эчке эшләр бүлеге янгыннан саклану гарнизоны белән халык күпләп ял итә һәм коена торган урыннарга уртак рейдлар оештырачак. 
Каникулларга таралганчы укучыларга да, аларның әти-әниләренә дә су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кат-кат аңлатылды, диләр мәгариф хезмәткәрләре. 
– 123нче санлы янгын-коткару часте җитәкчесе Фәнил Гыйззәтуллинга җирле үзидарә органнарына су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү, сулыкларда халык ял итә торган урыннарны төзекләндерү һәм ачу мәсьәләләре буенча норматив-хокукый актлар кабул итү буенча тәкъдимнәр эшләргә, сулыклардагы һәлакәтләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен шәхси составтан оператив төркемнәрне даими әзерлектә тотарга тәкъдим ителде, – ди Илнур Әхмәтов. 
Интернеттан, төрле белешмәлекләрдән суда бәхетсезлек очракларында беренче медицина ярдәме күрсәтү турында белемнәребезне яңартып алу да комачау итмәс. Матбугат чаралары да сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында халыкка даими аңлатып тора. Җәйләребез имин үтсен дисәк, кагыйдәләрне үтик, игътибарлы булыйк! 
Мөнирә АРСЛАНОВА. 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев