Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачлар су сорый

Төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе эшчеләре Мөслим урамнарындагы агачларга даими су сибеп тора.

Бу максатта өч машина файдаланыла. Машиналар иртәнге сәгать 4тән үк график нигезендә аерым урамнарда эшли, һәр техникага берәр кеше беркетелгән. Моннан тыш оешма-предприятие хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары үзләренә беркетелгән урамнардагы агач-куакларга су сибә. “Мизгел” яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм волонтерлар Мөслимнең иске зиратындагы агачларны суга туендырды. Халык арасында “Яңгыр яуды бит инде, ник тагын су сибәргә?” диючеләр дә бар. Агачның тамыры тирәндә, әле анда ук үтәрлек явым булмады. Авыл халкы да капка төпләренә утыртылган агачларга су сибәргә онытмасын иде”, – ди төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесенең участок җитәкчесе Рузилә Байрханова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев