Студентлар "Ничек глава булырга?" соравына җавапны район башлыгының үзеннән алды

"Мизгел" яшьләр үзәге 28 гыйнвар көнне Мөслим студентларын традицион очрашуга җыйды. Район үзәге генә түгел, авыллардан да студентлар килү - яшьләребезнең туган җирләрен ярату хисләре зур икәненә, районның киләчәгенә битараф булмауларына дәлил.
Очрашу бераз үзгә стильдә үтте: беренче өлештә студентлар, командаларга бүленеп, "Кадрлар резервы" республика конкурсында катнашучы Эльвира Гәрәева оештырган "ТАССРның 100 еллыгын каршылап" темасына багышланган квестта белемнәрен сынады. Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле 5 станциядә тәкъдим ителгән биремнәрнең барысын да "бишле" билгесенә үтәделәр. Уенда катнашучылар җирлегебезнең иң гүзәл почмаклары сүрәтләнгән истәлек магнитлар, ә җиңгән команда "Нептун" йөзү бассейнына бер еллык сертификат белән бүләкләнде. Чараның икенче өлешендә студентлар чараның - муниципаль район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмә корды. Студентларны Мөслимнең киләчәге борчый. Димәк, белгечлек алгач, үз тормышларын туган җирләре белән бәйлиселәре килә. Әңгәмә барышында эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр булуы сөендерде.
Егет-кызларны район башлыгының студент еллары, нинди китаплар укуы да кызыксындыра икән. Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Алмаз Вагыйзовның "Ничек глава булырга?" дигән соравына район башлыгыннан: "Иң беренче, әлбәттә, үз алдыңа максат куярга, инициатива күрсәтеп, җаваплылык ала белергә кирәк" дигән киңәшен алды. Аграр көллиятнең 2 курс студенты Ильяс Ибраһимов үзләре һөнәри белем алган уку йортына капиталь ремонт ясау мөмкинлеген белеште. Авылларда мәктәпләр ябылу, эшсезлек темаларын уртага салып сөйләшеп, бергәләп әлеге проблемалардан чыгу юлларын эзләделәр. Рамил Хәмзович "Һәрберегез җирлек өчен кирәк! Үзегезне саклагыз, кайда гына булсагыз да "мөслимлеләр" дәрәҗәсен югары йөртегез", дигән җылы теләкләрен җиткерде.
Җанлы әңгәмәнең ахырында бергәләп фотога төштек. Ә чараның өченче өлеше дәртле биюләр һәм кызыклы уеннарны үз эченә алган тематик дискотека белән дәвам итте. Студентлар каникулы уңаеннан февраль башында баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу үтәчәк. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә белем алучы якташларыбыз белән март аенда Ак калада очрашу оештыру да планлаштырыла.
Эльвира Гәрәева, "Мизгел" яшьләр үзәге директоры.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 11:25Тәмлетамак. Яшелчәле рагу “Аш-су” рубрикасында бүген Метрәйдән Айгөл Шыгаеповадан яшелчәле рагу рецепты тәкъдим итәбез.2800
-
7 июль 2022 - 10:41Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.5900
-
7 июль 2022 - 10:20Бөкрене төрмә төзәтерме? Яңа ел бәйрәмнәреннән соң әнисе янына юл тотты Ришат. Әбиләре янында кышкы каникулны үткәргән бәләкәчләре дә сагындырган. Тормыш иптәше Гүзәл төштән соң үз машинасында юлга кузгалган иде. Ришатның төнге сменадан чыкканын көтеп торырга вәгъдә бирсә дә, түзмәгән, авылга юл тоткан... Тиздән, бик тиздән якыннарын күрү уе белән татлы хисләргә бирелгән егет ашыкмый гына кайтты.3100
-
7 июль 2022 - 09:15Партия вәкилләре Мөслимдә "Бердәм Россия көне" проекты вәкилләре Мөслимдә кунакта5600
-
7 июль 2022 - 08:54Табиблар кабул итә Күчмә поликлиника хезмәте күрсәтүче "Мобиль комплекс" Тат. Бүләр авылында кабул итә.5100
-
6 июль 2022 - 18:43Җепселле яшелчәләр - симерүгә каршы яхшы чара Симез булуның сәбәпләре күптөрле. Даими утырып эшләү, нәселдәнлек, өзлексез ашау, гормональ бозылулар һәм әйләнә - тирә факторы - күптәннән мәгълүм сәбәпләр.15400
-
6 июль 2022 - 17:34Тары тәбикмәге Тәбикмәк – татар халкының милли ризыгы. Әлеге камыр ашын яратмаган кеше юктыр. Симәк авылында яшәүче Нәзилә Бәдретдинова тәбикмәк рецепты белән бүлеште.14000
-
6 июль 2022 - 14:557 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.13100
-
7 июль 2022 - 09:14Авылларда әхлак лагерьлары эшләде
-
7 июль 2022 - 09:09Мөслим марафончылары
-
6 июль 2022 - 10:30Сөтчелек комлекслары арта“Август-Агро” идарәче компаниясе 2800 сыерга исәпләнгән тагын өч ферманы сафка бастыра.10100
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5437202
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.524500
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.467401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).372604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.338003
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.259901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика