Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стипендия дә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә артачак

Татарстан финанс министрлыгы киләсе ел бюджет планы белән таныштырды, дип яза Татар-информ. Студентларның стипендиясе, инфляцияне искә алып, 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте. Ул депутатларны 2018 елга һәм 2019-2020 ел план...

Татарстан финанс министрлыгы киләсе ел бюджет планы белән таныштырды, дип яза Татар-информ.

Студентларның стипендиясе, инфляцияне искә алып, 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Ул депутатларны 2018 елга һәм 2019-2020 ел план өлешенә бюджет проекты белән таныштырды. Аның сүзләренчә, стипендияләр артуы 2018 елның 1 сентябреннән планлаштырыла.

Моннан тыш, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә 4 процентка артыр дип көтелә. «Калган чыгымнар исә 2017 ел дәрәҗәсендә калачак», - диде урынбасар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X