(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Әстерхан кешесе яшь ярымлык кыз баланы үтерүдә шикләнелә, дип хәбәр итә "Российская газета".
Элек хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат үзенә туган булган яшь ярымлык кыз балага һәм аның әнисенә пычак белән берничә тапкыр җәрәхәт ясаган. Әни кеше хастаханәгә озатылган, бала үлгән.
Әлеге кешене токарлау өчен, полиция хезмәткәрләре корал кулланырга мәҗбүр булган.
Нәтиҗәдә, ир-ат яраланган. Хәзер аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Булган хәл буенча өстәмә мәгълүматлар ачыклана.
Нет комментариев