Мөслим-информ

Стажы булмаган шоферларга карата закон катгыйланды

2017 елның 4 апреленнән РФ юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр керде. Үзгәрешләр автомобиль юлларында йөрүче мотоциклчыларга һәм машина йөртү стажы ике елдан ким булган шоферларга кагыла. Кагыйдә буенча, 2 елга кадәр генә машина йөртү стажы булган шоферларга башка машиналарны буксирга алу рөхсәт ителми. Яңа гына йөри башлаган мопед яисә мотоцикл йөртүчегә...

2017 елның 4 апреленнән РФ юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр керде. Үзгәрешләр автомобиль юлларында йөрүче мотоциклчыларга һәм машина йөртү стажы ике елдан ким булган шоферларга кагыла. Кагыйдә буенча, 2 елга кадәр генә машина йөртү стажы булган шоферларга башка машиналарны буксирга алу рөхсәт ителми. Яңа гына йөри башлаган мопед яисә мотоцикл йөртүчегә дә үзләре идарә иткән мототранспортта пассажирлар йөртү тыела. Шулай ук машиналарда "Йөрергә өйрәнә башлаган машина йөртүче", "Шипылар", "Балалар йөртү" дигән махсус билгеләр булмаса да, машинаны эксплуатацияләү тыела. Әлеге кагыйдәләргә буйсынмаганнарга кисәтү ясала яисә 500 сум күләмендә штраф салына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: