Старт көткәндә
Игенчеләр язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Уңай һава шартлары булуга басулар техника гөрелтесенә күмелер.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән әңгәмәбез алда торган язгы кыр эшләренә әзерлек турында.
– Ренат Әзһәрович, быел язгы кыр эшләренең үзенчәлеге нидә?
– Күрәсез: яз үзенчәлекле килә. Башка елларга караганда ул шактый соңара. Узган елларда бу вакытта инде күпьеллык үлән басуларын һәм уҗымнарны тукландыру, дым каплау кебек агрочаралар тулы куәтенә бара иде. Хуҗалыклар кырга чыгарга тулысынча әзер булса да, быел әлегә һава торышы басуларга керергә ирек бирми.
Чәчү мәйданнары артуын да әйтергә кирәк. Чәчүлек җирләре 73 мең гектар тәшкил итәр дип көтелә. Мәйданнарның артуы моңа кадәр тиешенчә кулланылмаган 5 мең гектар җирнең дә әйләнешкә керүе белән аңлатыла. Чәчү структурасына килгәндә, бөртекле һәм кузаклы культуралар – 53 мең, техник культуралар – 15,2 мең, терлек азыгы культуралары 5,2 мең гектарда игеләчәк.
– Чәчүлек орлык һәм минераль ашлама белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?
– Бу яктан проблемалар юк. Ел уңышы астына 11 мең 369 тонна чәчүлек орлык әзерләнде. Бу кирәгеннән шактый артык. Күп чыгымнар таләп итүгә карамастан, югары сыйфатлы орлык сатып алу икътисадый яктан үзен аклый. Район хуҗалыклары язгы бөртекле культураларның орлык фондын яңарту максатында 1200 тонна югары репродукцияле чәчүлек орлык сатып алды. “Намус”, “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмалары орлык фондын яңартуга зур игътибар бирә. Соңгы елларда вак фермер хуҗалыклары да моңа игътибарны арттырды. Бүген түбән репродукцияле орлыкларны әйләнештән чыгару бурычы тора.
Районда минераль ашлама куллану күләме елдан-ел арта. Чагыштыру өчен – моннан биш ел элек тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 35 кг ашлама кертелгән булса, 2020 елда бу күрсәткеч 73 кг тәшкил итте. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә яңа уңыш астына 80 кг минераль ашлама тупланды инде. Бу эш дәвам итә.
Керткән ашлама максималь нәтиҗә бирсен өчен әче туфраклы җирләрне известьлау кирәк. Чөнки әче туфракта ашлама 50- 60% кына эшли. Узган ел 2400 гектарда известьлау эшләре үткәрелгән иде. Быел әлеге агрочараны 3700 гектарда башкару планлаштырыла.
– Соңгы елларда күп хуҗалыкларның машина-трактор паркы яңаруын күрәбез. Бу юнәлештә эш дәвам итәме?
– Узган ел техника яңартуга барлыгы 400 млн сумлык инвестиция кертелгән иде. Бүген дә хуҗалыкларга техника кайту дәвам итә. “Туган як” агрофирмасына дүрт берәмлек ашлык суктыру комбайны, терлек азыгы тарату комплексы, үзйөрешле сиптергеч һәм өч берәмлек җир эшкәртү агрегаты, ике чәчү комплексы кайтты. “Август- Мөслим” агрофирмасы сигез трактор, сыек ашлама кертү өчен ике агрегат сатып алды. Быел 500 млн сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу күздә тотыла.
Кыр эшләрен агротехник срокларда башкарып чыгу өчен техникадан нәтиҗәле файдалану кирәк. Хуҗалыкларда тагылма кораллар, тракторлар кыр эшләренә тулысынча әзер. Язгы чәчүдә барлыгы 27 чәчү комплексы катнашыр дип көтелә. Чәчүне уртача 14-16 көндә төгәлләү мөмкинлеге бар. Чәчү компаниясен кыска срокларда башкару өчен агрегатлар кыр эшләрен ике сменада һәм озынайтылган форматта оештырырлык итеп комплектланган. Кыр эшләре чорында хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү дә мөһим. Эшче һәм механизаторларны индивидуаль саклану чаралары һәм махсус эш киемнәре белән тәэмин итү, инструктаж үткәрү зарур.
– Ренат Әзһәрович, аграрийларга хөкүмәт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм төрләренә дә тукталсагыз иде.
– Хөкүмәтебез, елдагыча, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтә. Субсидияләр хуҗалыкларның счетларына күчә башлады инде. Районга гектарына 347 сум исәбеннән – 7 млн сум күләмендә бәйсез ярдәм, чәчүлек җирләрнең 1 гектарына 315 сум исәбеннән 16 млн сум субсидия кайтты. 1 апрельгә кадәр тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 40 килограммнан ким булмаган күләмдә ашлама туплаган хуҗалыкларга гектарына 400 сум исәбеннән өстәмә минераль ашлама алу өчен субсидия каралган. Бүген хуҗалыкларга 18,4 млн сум субсидия күчте инде. Язгы кыр эшләре чорына ташламалы бәядән дизель ягулыгы сатып алу өчен дә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.
Әлфинур Ногманова.
Айрат Фазылов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев