Мөслим-информ

Сөт хәйләләре

Сөткә салып тоткан балык тәмлерәк пешә

* Винегретка бер аш кашыгы сөт һәм бер чәй кашыгы шикәр комы салып болгатсаң, ул тагын да тәмләнә.

* Сөт кушылган горчица озак кипшерми.

* Сөткә салып тоткан балык тәмлерәк пешә.

* Кипкән гөмбәне берничә сәгать тозлы сөткә салып тотсагыз, ул әле генә җыеп алган кебек булыр.

* Әгәр сезгә сарык итенең исе ошамаса, аны бер сәгать сөттә тотып, сарымсак белән ышкыгыз.

* Яртылаш сөт кушылган шулпа тәмлерәк була. Моның өчен кайнар сөтне кәстрүлгә яисә тәлинкәгә салып бирегез.

* Икенче ашка әзерлисе ит йомшак булсын дисәгез, аны бер сәгать сөткә салып тотыгыз.

Фото-Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: