Мөслим-информ

Cөт җитештерү узган елгыдан күпкә артык

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген район буенча һәр сыердан уртача 13,8 килограмм сөт савып алына.

Әлеге күрсәткеч узган елның шул чорындагыдан 2 килограммга күбрәк. Беренче квартал нәтиҗәләренә килгәндә, савым сыерларының продуктлылыгы өч айда 1196 килограмм тәшкил итте. Узган елгы белән чагыштырганда һәр сыердан 261 килограммга артыграк сөт савып алынды. “Туган як” агрофирмасында ел башыннан сыерларның продуктлылыгы – 1554, “Август-Мөслим”дә 1290 килограмм. Ике агрофирмада да сөт җитештерү узган елгыдан күпкә артык.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: