Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәрхүшкә әйләнмәсәк иде...

Җиңел акчага кызыгучылар кеше сәламәтлеге һәм гомере турында бөтенләй уйламый. Сүзем ялган аракы белән кәсеп итүчеләр турында. Кибетләрдә спиртлы эчемлекләрне 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр сату турындагы закон үз көченә кергәч, идән асты аракылары “баш калкытты”.

Җиңел акчага кызыгучылар кеше сәламәтлеге һәм гомере турында бөтенләй уйламый. Сүзем ялган аракы белән кәсеп итүчеләр турында. Кибетләрдә спиртлы эчемлекләрне 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр сату турындагы закон үз көченә кергәч, идән асты аракылары “баш калкытты”. Бу төр контрафакт белән моңа кадәр дә очрашырга туры килгән район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә бу яңалык түгел, әлбәттә. Ялган хәмер белән баючылар җаен табып тора – алар үз продуктларын шактый арзан бәядән тәкъдим итә. Ихтыяҗ булганда, тәкъдимнең дә көттермәве көн кебек ачык.

– Энекәш малаен өйләндерде. Табындагы шешәләрнең һәммәсе –“подпольный бизнес” җимешләре иде. Казахстан аракысы һәм коньягы белән беррәттән җитештерүчесе күрсәтелмәгән шәраб та булды. “Юньле” саналган аракы кибетләрдә кимендә 400 тәңкә торса, боларныкы бермә-бер очсыз. Туй мәшәкатьләрен һәм чыгымнарын ялган аракы гына акламады. Икенче көнне кунаклар башлары чатнап интекте, хастаханәгә кереп ятучылар да булды, – дип сөйләгән иде бер райондашыбыз.

Табиблар “Казахстан аракысы күзләрне сукырайта, акыл эшчәнлеген тоткарлый” дип, кат-кат кисәтә югыйсә! Ләкин аңа карап кына аны эчүчеләр кимеми. Ел башыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 188 тикшерү үткәргән. Шуларның 16сы – дәүләт инспекциясе белән, 31е – район башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә. 36 автотранспорт һәм автолавка, 188 сәүдә ноктасы һәм шәхси ихатаны тикшерү вакытында составында спирт булган 24 литр продукт табылган. Аның 22,5 литры – Россия Федерациясенең башка субъектлары территориясендә, ә 0,75 литры – Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелгән спиртлы эчемлек. 24 литрның 21, 5 литры (!) – идән асты аракысы һәм көмешкә. Тикшерү вакытында җиде административ тәртип бозу очрагы да теркәлгән. 10.00 сәгатькә кадәр һәм 22.00 сәгатьтән соң спиртлы эчемлекләр саткан кибет хуҗаларына – 3әр мең сум күләмендә, өйләреннән көмешкә, үзләре җитештергән аракы белән сату иткән 3 райондашыбызга 30ар мең сум күләмендә штраф салынды.

– Республиканың дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан юк ителгән һәм Росспиртпромга саклауга җибәрелгән контрафакт алкогольнең гомуми күләме соңгы ике ай эчендә генә дә 60 мең литрдан артыкны тәшкил иткән. Безнең районнан республиканың дәүләт алкоголь инспекциясенә 21 литр күләмендә алкоголь продуктлары җибәрелде. Кибетләрдән легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган продуктларны әйләнештән алу буенча очраклар теркәлмәде. Күпләп сатып алынганда бөтен алкоголь продукты бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) аша уза. Бу система алкоголь базарын фальсификаттан чистарту өчен кертелде. Зур сәүдә үзәкләре бу системага буйсынып эшләргә мәҗбүр булса да, кечкенә кибетләрдә яисә кеше кулыннан алганда ялган аракыга һаман да очрарга була, – ди РФ Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре Илдар Тәхауов.

Бүлек хезмәткәрләре юлда бер машинаны туктатып тикшергәндә 5 литрлы канистрага салынган аракы тапкан. Безнең район кешесе булмагач, тикшерү материалы әлеге ир-атның яшәү урыны буенча җибәрелгән.

Аракы яисә тәмәкегә бәя күтәреп кенә кешене “тәрбияләп” булмыйдыр ул. Туксанынчы елларда, тәмәкегә бәяләр арткач һәм дефицит товарга әйләнгәч, аны ихатада үстереп тарта башладылар. “Самосад” дип йөрттеләр аны ул чорларда. Аракы белән дә шул ук хәл. Кибетләрдә аның бәясе шактый “тешләшә” башлагач, күпләр көмешкә кайнатуга күчте. Идән асты аракысы белән агуланып, хастаханәгә китерелүчеләр дә булды хәтта.

– Аракы белән агуланучылар саны шактый. Бигрәк тә бу хәл бәйрәм чорында күзәтелә. Яңа елда “урак өсте” була дисәм дә, ялгыш булмас. Ялган аракы җитештерүчеләр үз продуктларына, күпләргә таныш марка яисә брендның этикеткаларын ябыштырып, сыйфатлы эчемлек дип тәкъдим итә. Шәһәр кафе-барларында, төнге клубларда виски, коньяк, текила эчеп агуланучылар турында да ишетеп торабыз. Бәясе фәлән мең булган “элиталы” эчемлекләр сыйфатсыз булган икән, димәк, товар ялган булган, дигән сүз, – ди ?? Лилия Бабанова.

Күпчелек спиртлы эчемлекләрнең арзанрагына өстенлек бирә. Ялган аракы сатып алганда, аның сыйфаты турында уйлап тормыйлардыр, бәлки. Спиртлы эчемлекләр генә сатылучы махсус кибетләр ачылу да сәрхүшлеккә бер адым кебек.

– Ирем иртәнге 7.00дә чыгып китә дә, исереп кайтып керә. Каян табадыр аракыны?! Белсәм, полициягә үзем хәбәр итәр идем. Әллә нинди лосьоннар да эчә. Алары даруханәләрдә дә, косметика кибетләрендә дә сатыла. Сатуны тыеп булмыйдыр, контроль көчәйсен иде, – ди бер танышым.

Исерткеч эчемлекләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында табарга була. Акчаң һәм танышларың гына булсын! Интернетта алкоголь продуктларын өйгә китереп бирү турындагы игъланнар да күзгә чалына. Составында спирт булган лосьоннар сатып та акча эшләргә омтылучылар бар. “Медицинада файданылучы этил спиртын да кайбер затлар исерткеч урынына куллана. Халык телендә аларны “фанфурик” дип йөртәләр. Аның белән агуланучылар да аз түгел. Сәламәтлегегезгә бармак аша карамагыз”, – дип кисәтә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.

Җитештерүчесе булганда алучысы да табылыр. Ялган продукциягә юлыкмас өчен белгечләр спиртлы эчемлекләрне зур сәүдә нокталарыннан алу отышлырак, дигән фикердә. Кыйммәт, билгеле. Бер шешә сыра ясау өчен күпме арпа кирәк булуын үзегез уйлап карагыз. Кайберәүләр бит аны чиләкләп эчә. Кешелек дөньясы сәрхүшкә әйләнмәсен иде!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X