Мөслим-информ

СӘПӘРӘЙ ӘҖИ

Беләсезме, бүген авылда иң важный эш нинди? Юк, печән өсте түгел. Хәзер теге җырдагы батыр егет кебек, киң сулап, кәкре чалгы белән печән чапмыйлар. Агач тырма белән җыеп, ат йөгенә төяп, бастырыклап басып ташу да, сәндерәгә тутыру да юк. Егетләр кесәсендәге кулъяулык кебек пөхтәләп төреп китереп бирәләр печәнне. Юк, лесник белән уртак тел табып, кышка утын әзерләү, аны трактор арбасына төяп алып кайтып, кисеп-ярып кыш буе ягарлык итеп, штабельгә өеп кую да түгел. Хәзер газ ягабыз, йокыдан туңып уянып китсәң, куеныңда мыш-мыш килеп йоклап яткан хәләлең аркылы кул сузып, паравой торбасын тотып карыйсың да, песи кебек кенә басып чыгып, газ казанының “колагын” борасың...

Бүген, егетләр, авылда иң “важный” эш – көтү чираты. Аны, “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Равил Шәрәфиев кенә килмәсә, калдырдым юк. Яңгыр түгел таш яуса да, “чираттан калганчы, үләттән кал”, дип башкарып чыгарга тиешсең. Һәркем көтеп тора, һәркем кайчан киләсен санап куя, кемгә кайсы чыбыркы, кемгә кайсы кәжән, кем кайсы урамнан чыга – барысы да планлаштырылган. Һәркем, чираты җиткәч, авыл көтүен алып чыгып китә дә, булдыра алганча көтеп, мал ашатып, кичкә көтүне авылга алып кайтып тапшыра... Кайсы бик әйбәт көтә, кайсының көтүе таралып басуга керә, кайсы туплауда гына яткыра, кайберләрен көтү артыннан машинага салып кына алып кайталар. Кайсысының чираты узгач, көтүгә чыга торган малының баш саны арта, кайсы, “яшь балага самолетка да билет алдырмыйлар” дип, бозауларын җибәрә, кайсы көтү хуҗасы булып йөргән үгезгә дистәләгән сыерын ияртә, чиратка чыкмый. Барысы да көтү каршына барганнарга күренә инде.
Ә бар иде бит вакытлар, авылларда ялланып көтү көтүчеләр. Безнең авылда күп еллар “напарниклары” белән Сәхипгәрәй исемле мари агае көтте. Күп еллар дип шуңа әйтәм: унбиш еллап булгандыр, артыграк булмаса... Көтүне дә яхшы көттеләр, дүрт-биш метрлы чыбыркылары булса да, сыер янтыгына бармак калынлыгы “имза куеп” кайтармадылар. Чыбыркының сабын гына селкетеп куялар, елан кебек бөтерелеп китә дә, я урманда аяк астында чыртлап сынган ботак тавышы ишетелә, я мылтык аткан кебек шартлый. “Борыл, кая бара!” дигәнгә, барысы да буйсынып, елга куеныннан Шәйхел чокырына кадәр барып җитә торганнар иде. Ике якта басу булса да, бер сыерны да анда аяк бастырмадылар.
Ашау чираттан булса да, аракы сорап җәфаламады. “Бу җиңгәйнең өйрәсе сыек, ашы тозсыз, тәбикмәге чи булган” дип, урам буйлап сөйләп тә йөрмәде, безнең як марилары кебек ул да, мәҗүсиләрдән булса да, тамагы туйгач, “әппәр” итеп, битен сыпырып кузгала торган иде. Шуңа да аны Сәпкәрәй дип кенә тордылар. Чираты җитсә, мунчалар ягып, хәзинәдә ни бар – шуның белән сыйларга тырыштылар. Атнакич яккан мунчага гына керми торган иде. Нинди генә көн булса да, “кайнар мунча, кайнар коймак, кайнар кочак”, дип такмаклый-такмаклый, авылына – гаиләсе янына сыпыра торган иде. 
Бик дус идек без аның белән. Исемен тагы да кыскартып, маричалатып, “Сәпәрәй әҗи” ди торган идем аңа. Әле бергә мунча кергән дә булды. Безнең әнкәй мунчаны яхшы итеп яга торган иде, чүмечкә элеп салган эссе ишекне каерып ачып чыгып китәрлек итеп. “Синнән татар ясыйбыз”, дип, энекәш белән иярдек. Бераз тирләгәч, алмаш-тилмәш чабабыз тегене. Исәп – ләүкәдән сикертеп төшерү. Кая ул?! Ята “ах-ух” килеп. Кайтканда безнең хәл беткән. Ә ул елмая. “Сездән мари ясап кайттымы?” – дип, әнкәй көлә.
Хезмәтләре өчен акчаны ике өлешкә бүлеп җыялар: яртысын – сабантуй алдыннан, яртысын – көтү кергәч. Акча җыйганның икенче көнендә Сәпәрәй әҗием эшкә килмәгән. Ул вакытта “Восход” матае белән йөри идем, бригадир: Бар әле Сәпкәрәйне алып кил”, – ди. Киттем төшеп. Чәй эчәргә чакырдылар. Җиңги чәй ясый, Сәпәрәй әҗи елый, “Тегеләр тотып кыйнады”, – ди. Күрәсең, акча җыйгач магазин аркылы киткәннәрдер инде, я кояш кызуында эрегәннәрдер, я сүзгә мавыкканнардыр – сыерлары басуга кергән. Шул вакытта “Урал” матаенда авыл советы председателе белән бригадир килеп чыкканнар да...
Чәйне эчеп бетерүгә барырга күндердем тегене. Матайга атландык та кайтырга чыктык. Тау менеп җиткәндә “Тукта!” дип иңсәгә суга. “Чукынды, кире уйлады инде бу”, – дип туктамадым. Көтү янында калдырдым да, кыйнаучылар янына киттем.
– Тапкансыз кыйнар кеше, көчегез җиттеме соң? Белгән булсам, бармый идем, – дим.
Дәшмиләр, икесе дә башларын аска иеп утыруларын белә. Атнакич үткәч, Сәпәрәй әҗи белән очраштым. Кульяулыкка төргән акчасын, җиңгигә күрсәтмәскә теләп, имән төбенә яшереп киткән булган, теге көнне шуны алырга туктатмакчы булган. 
– Атна буе яткан акча шунда, берәү дә тимәгән, – ди. 
Тегеләрнең куллары җиңел булды бугай, аннан соң напарнигы җүнсез туры килде: бер ике тапкыр кул уйнатты. Кыскасы, Сәпәрәй әҗи башка килмәде. 
Әнвәр Сәрвәров. 
Тат. Бүләр.
Фото – Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: