Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Спортлы Татарстан" акциясендә без дә катнаштык!

Халкыбызның милли бәйрәме - сабантуйны оештыруда "Президент белән бергә" республика хәрәкәте зур активлык күрсәтте. Татарстан районнары буенча, шул исәптән Мөслимдә дә алар тарафыннан "Спортлы Татарстан" мәйданчыгы булдырылган иде.

Сабантуй мәйданының үзәк өлешендә урын алган әлеге акция кысаларында мөслимлеләр физик яктан сәламәтлекләрен тикшерде. Барлыгы 100дән артык райондашыбыз ГТО нормаларын тапшырып, урыннан озынлыкка сикерү, җирдән кулда күтәрелү, гер чөйдерү, "пресс" ясау кебек спорт төрләрендә көчләрен сынады.

Әйтергә кирәк, "Президент белән бергә" республика хәрәкәте сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар юнәлтә. Татарстан Россиянең спорт башкаласы булуын да онытмаска кирәк. Республикабызда ил һәм бөтендөнья күләм спорт чараларының күпчелеге уздырылуын да исәпкә алырга кирәк. Агымдагы елның җәй айларында спортның су төрләре буенча халыкара чемпионат та, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты да бездә узачак.

Сәламәт тәндә сәламәт акыл, диләр бит. Спортка гашыйк булган татарстанлылар мәдәният, сәнгатьтә дә, фән һәм җитештерү тармакларында да алдынгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев