Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортка мөкиббән

Тәҗрибәле җанатар– аның кебек җанатар беркайда да юк! Вәт ярата ул спортны! Үз авылы, үз җирлеге өчен җан атучы шундый кешеләр күбрәк булсын иде! – дип мактаганнар иде Фәнил абыйны ветераннар спартакиадасында.

Киң җилкәле, ыспай гәүдәле райондашыбыз җанатар гына түгел үзе дә спортның бик күп төрен ярата. Волейбол булсынмы ул, баскетболмы, хоккеймы – әлеге уеннарда аңа тиңнәр юк.

– Гаиләдә без өч бала үстек. Әтием алдынгы механизатор иде, әнием гомер буе терлекчелектә эшләде. Өйгә кайтып кермәделәр, гел колхоз эшендә булдылар. Йорттагы эшләрне карарга да, энекәшләрне якларга да беләктә көч һәм егәр булуы кирәк. Спорт белән кечкенәдән шөгыльләнә башладым. Гомумән, безнең заманда спортны яратмаган, үз итмәгән кеше булды микән ул?! Ташу вакытында да, елганы чыгып, тау башында хоккей уйнаулар, чирәм борын төртү беләняланда футбол тибүләр күңелдә кадерле ядкарь булып саклана, – дип, балачак елларын барлады Фәнил абый.

Мәктәп спортзалы – малайларның иң яраткан урыныдыр, мөгаен. Фәнил абый да искәрмә булмый. Үзләреннән өлкәнрәк классларда укучы малайлар “әле башы яшь” Фәнилне дә, аның дусларын да спортзалга кертми интектерә торган булганнар. Аңа карап кына үсмернең спортка мәхәббәте сүрелмәгән. Олыракларның уйнап арыганнарын көтеп, спортзалда качып шөгыльләнүләре бер дә юкка китми. Үсә төшкәч, аннан да мәһабәт гәүдәле, көчле егет булмый авылда. Кызларның күзе гел Фәнилдә була.

– Мәктәпне тәмамлагач, хыялым Әлмәт спорт техникумына укырга керү иде. Ике ел рәттән барып, имтиханнар тапшырып карадым. Ләкин авыл малаен кочагын җәеп каршы алучы булмады. Сезнең кебек “авылский”ларга урын юк дигән мәгънәдә тутырып та әйткәч, башка талпынмадым. Солдат хезмәтен Украинадагы ракета гаскәрләрендә үттем. Спорт белән ныклап шөгыльләнүем монда да ярдәм итте. Көчсезләрне якладым, үземнән көчлерәкләргә дә егәрем җитте, – ди Фәнил Мифтахов.

“Спорт дөньясына ишек ябык”, дип, Азнакайда бораулаучы булып эшкә урнаша егет. Тормышын үзгәрткән вакыйга укучыларның каникул чорында була. Авылга кунакка кайткач, аны колхозның партия комитеты секретаре Дельфин Ишматов күреп ала да: “Энем, авылга кайтмыйсыңмы? Мәктәпкә физкультура укытучысы кирәк. Риза булсаң, бүген үк “оформим”, – ди. Риза булмыймы соң инде Фәнил?! Укучылар да бик яраталар үзен. Алар белән төрле күнекмәләр, спорт чаралары гына үткәреп калмый, ярышларга да әзерли, табигать кочагына тау шуарга да алып бара ул. Тормыш иптәше Лилия белән бер малай, бер кыз үстерәләр.

– Актаныштан Яңа Сәет авылы клубына эшкә килгән идем. Спортчы егеткә бер күрүдә гашыйк булганмындыр инде. Сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле Фәнил гадилеге, батырлыгы, үз сүзендә тора белүе белән җәлеп итте. Эшенә мөкиббән булуыннан көнләшә идем дә әле. Берәр төрле спорт чарасы үткәрәсе, бәйгегә укучыларны әзерлисе булса, баш-аягы белән эшкә чумар иде. Спорт аның яшәү рәвеше булды, – ди тормыш иптәше Лилия Мифтахова.

Кукмарада республика буенча үткәрелгән татарча көрәш бәйгесендә, Лаешта узган баскетбол ярышында да призлы урыннар яулый райондашыбыз. Симәк мәктәбендә 15 ел фикультура укытучысы булып эшләү дәверендә аның укучылары да спортта танылу ала.

– Әтиебез бер генә спорт чарасын да калдырмый. Районда уздырылган спорт бәйгеләре, авыл җирлекләре арасында барган спартакиада уеннарында катнаша. Актанышта ветераннар арасында үткән хоккей ярышларыннан да канәгатьлек алып, яшәреп кайтты ул. Яр Чаллыда “Камдорстрой” оешмасында прораб булып эшли әтиебез. Авылдан “Ярыш үткәрәбез, Фәнил абый, синсез булмый!” – дип шалтыраталар икән, эшен ташлап, кайтып китә. Менә шундый безнең әти! Көчле җанатар дип нәкъ менә аның кебек кешеләр турында әйтәләрдер ул, – ди кызы Зилия, әтисе белән горурланып.

Горурланырлык та шул! Бишенче дистәсен тутырып килүче Фәнил абыйның җитезлегенә, креатив булуына яшьләр дә сокланырлык әле. “Без яшь чакта иң зур бүләк – Мактау грамотасы иде. Күбрәк ярышларның бүләгенә кызыгалар хәзер. Югыйсә, катнашу – үзе зур мәртәбә бит. Спорт белән дус булыгыз”, – ди райондашыбыз. Өлкәннәр тәҗрибәсе белән яшик, алар белми әйтмәс!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X