Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортка мәхәббәт

Һөнәрен чын күңелдән яратучы укытучы балаларда да үз фәненә мәхәббәт тәрбияли.

Ларис Бариев – Краснояр авылы егете. Кечкенәдән спортка тартыла ул. Әмма егетнең рәсем ясау осталыгы да була. Санаулы минутлар эчендә гаҗәеп сурәтләр ясап, якыннарын таң калдыра ул.

– Мәктәптә укыганда Лениногорск сәнгать училищесында укырга хыялландым. Укытучылар, мин ясаган рәсемнәрдән күргәзмә ясап, рәссам булырга тиешлегемә үземне дә ышандырганнар иде. Мәктәптә стена газеталарын ясаган вакытлар бүген дә истә. Элек рәсем буенча да олимпиадалар – фән бәйгеләре үтә иде һәм мин анда җиңү яулый идем,– дип искә ала Ларис Бариев.

Ә спортка мәхәббәтне физкультура укытучысы Рәис Назаров уята. Балалар рәхәтләнеп шусын дип, чиләк-чиләк су ташып, шугалак ясый Рәис абый. Спортчыларның үҗәтлеген, ярдәмчел һәм көчле булуын укытучысы үз үрнәгендә дәлилли.

– Рәис абыйдан соң физкультура дәресләрен Татарстанның атказанган спорт мастеры Рим Синякаев укытты. Ул мине татарча көрәшкә тартты. Үз үлчәү авырлыгымда ике ел рәттән район чемпионы булып калдым. Мәктәптә укыганда хоккей, футбол буенча ярышларда катнашмаган укучылар бик аз булгандыр. 70-80нче елларда спортка тартылу бик актив бара иде. Шунысы сөенечле: бүгенге чор укучылар да спортны ярата, – ди Ларис Бариев.

Райондашыбыз Казан дәүләт педагогия институтының физкультура факультетын тәмамлый. Уку йортында алты айлап укыгач, егетне хәрби хезмәткә алалар. Алты ай Белоруссиядә, аннан Алтайда – стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Физик яктан ныклы, чыныккан егетне прапорщик итеп билгелиләр. Армиядән соң укуын дәвам иткән Ларис велотуризмга тартыла башлый.

– Ларис Бариевның хезмәт юлы Мөслим урта мәктәбендә (хәзерге лицей) башланды. Физик тәрбия укытучысын укучылар бик яратып кабул иттеләр. Ларис Хәмбәлович эшли башлау белән хоккей командасын туплады. Укыган чорда үзе дә хоккей белән шөгыльләнгән егеткә укучыларны түгәрәккә җәлеп итү авыр булмагандыр. Хоккей түгәрәгенә ул елларда 30лап бала йөрде, – дип искә ала мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Ларис Бариевның оештыру сәләтенә ия булуын исәпкә алып, тугыз елдан соң үзе укыткан мәктәпкә директор итеп билгелиләр. Чисталык, тәртип яраткан җитәкче укучылардан да, укытучылардан да шуны таләп итә, дисциплинаны беренче урынга куя. Укучыларның тышкы кыяфәтләренә зур игътибар бирелә. Хәтта мәктәп коридорына көзге дә куйдыра. Күпләр Ларис Бариевның мәктәп өчен стендлар ясавын да хәтерлидер. Мәктәпнең беренче катында рус әдәбияты кабинетын да ул эшләтә. “Андый зәвыклы кабинет башка бер генә мәктәптә дә юк иде”, – дип искә ала укытучылар.

Ларис Бариев 2011-2015 елларда район мәгариф бүлеген җитәкли. 2016-2017 елларда Нарат Астындагы “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере директоры булып эшли. Бүген Ларис Бариев спорт мәктәбендә армрестлинг буенча спорт секциясен җитәкли. Аның кул астында 31 бала шөгыльләнә.

– Гадел, тыйнак, шул ук вакытта эшен җиренә җиткереп башкаручы коллегабыз үзенә дә, башкаларга да таләпчән булуы белән аерылып тора. Бүген ул укучылары белән Татарстан чемпионатына әзерләнә. Аннан Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар көтелә. Ларис Бариевның дүрт укучысы (Илһам Бариев, Ислам Гайнуллин, Данияр Хәбибуллин һәм Айдар Корбыев) спорт мастеры кандидаты нормасын үтәде. Хезмәтеннән тәм табып, ләззәт алып эшләүче укытучылар хөрмәткә лаек. Кайчандыр Ларис Бариев белән бергә эшләгәннәр аны сагынып искә ала, – ди спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев.

“Татарстанның физик культура отличнигы” күкрәк билгесе, “Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” исеме Л.Бариевның хезмәтенә зур бәя булып тора. ТР Мәгариф һәм фән, спорт министрлыкларыннан бирелгән Мактау грамоталарының, Рәхмәт хатларының исәбе юк. Республикакүләм “Иң яхшы тренер” конкурсында җиңү яулаган райондашыбызның фоторәсеме узган ел “Хезмәткә дан” аллеясына да куелды.

– Һәр ата-ана баласының уңышларына сөенеп яши. “Ышанычлы адымнар белән алга атлаучы, мәһабәт гәүдәле бу егет – минем улым бит!” – дип горурланам. 55 яшен тутыра димәссең! Улыма киләчәктә яңа үрләр алырга, моңарчы беркем дә яулый алмаган җиңүләргә ирешергә язсын! – ди Хәмбәл абый.

Ларис Бариев тормыш иптәше Ләйсән белән өч бала үстерәләр. Балалары да әтиләре кебек спортка тартыла.

– Без гаиләбез белән спортны яратабыз. Кыш көне чанада һәм чаңгыда шуабыз, җәен велосипедта йөрибез. Улыбыз Илһам армрестлинг буенча Грециядә һәм Румыниядә узган ярышларда катнашты, дөнья һәм Европа чемпионатларында призер булды. Бу – аның әтисе белән даими шөгыльләнүләренең нәтиҗәсе, – ди гимназиянең биология укытучысы Ләйсән Бариева, тормыш иптәше белән горурланып.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев