Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортка гашыйк яшьләр - өметле киләчәк!

Парклар һәм скверлар көне уңаеннан бүген спорт мәйданчыкларында да чаралар узды. Мөслим лицее ишегалдында әле күптән түгел булдырылган экстрем парк беренче спортчыларын кабул итсә, мәктәп территорияләрендә мини футбол, баскетбол һәм волейбол мәйданчыкларында ярышлар узды.

Лицей ишегалдында мини футбол һәм баскетбол уен мәйданчыклары узган елны ук төзелгән иде. Әлеге спорт корылмалары яшь спортчыларыбыз арасында инде күптән популярлашты. Ә менә экстрем парк белән Мөслим урта мәктәбе янәшәсендәге мәйданчыклар яңа уку елы алдыннан гына кулланылышка тапшырылды. Бүген инде биредә көндезен дә, кичен дә балалар тавышы яңгырый.

Парклар һәм скверлар көне уңаеннан оештырылган ярышларда район үзәге мәктәпләренең спорт командалары катнашты. Алар футбол, волейбол, баскетбол спорт төрләре буенча көч сынашты. Теләгән һәркем экстрем паркта велосипедта, роликта йөри алды. Бәйрәм ахырында һәр чарада катнашкан кешегә туңдырма өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X