Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортка гашыйк Мөслим халкы быел да Х. Шәмсетдинов истәлегенә уздырылучы ярышка җыелды

Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә оештырылучы шахмат ярышлары инде традицион чараларның берсенә әверелде. Быел да ярышта төрле яшьтәге 36 райондашыбыз катнашты.

Алар арасында өлкән яшьтәге ветеран спортчылар да бар иде. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, ярышны уздыруда Хәләф Мөхетдиновичның уллары Айдар һәм Айрат Шәмсетдиновлар ел саен спонсорлык ярдәме күрсәтә.

Спорт чарасында бик күп мөслимлелләр призлы урыннар яулады. Уенчыларның төп составы арасында 1 урынны - Илнар Акмалов алды. Ветераннар төркемендә - Валерий Дәүләтбердин, яшүсмерләр номинациясендә Илһам Бариев беренчелекне яуладылар. Кызлар арасында да махсус урыннар билгеләнеп, беренче урынга Алисә Ваҗетдинова лаек булды. Җиңүчеләргә спонсорларның истәлекле бүләкләре дә тапшырылды.

Альберт Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев