Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортчылардан калышмыйлар

Район картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Пекинда узучы Олимпия уеннарын күзәтеп бара, шул ук вакытта үзләре дә сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эшли.

Өлкәннәр “Кояшлы Ык” ял зонасында чаңгыда шуарга чыкты. Моннан тыш интернатта тәрбияләнүчеләр арасында спорт ярышлары да оештырыла. Туп ыргыту, “снайперлар” бәйгесе, аркан тарту, карда хоккей уйнау өлкәннәргә бик ошады. Ярышларда коляскадагы спортчылар бик актив булдылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Саф һавада музыка астында хәрәкәтле уеннар өлкәннәрне сөендерә һәм берләштерә, ди картлар йорты хезмәткәрләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X