Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортчы табиб

Йөзеннән елмаю китмәгән, һәркем белән уртак тел табучы теш табибы Тимур Хантимеровны кем генә белми икән!? Күпләр Тимурның оста спортчы икәнен белмидер дә әле. Кечкенәдән футбол һәм хоккей уеннарын үз иткән райондашыбыз бүген Казанда баскетбол буенча “РК” һәвәскәрләр лигасында уйный.

– Мәктәптә укыганда ук улыбыз спорт дөньясына башы-аягы белән чумды. Икенче класста укыганда ныклап тимераякка басты. Ул вакытта Мөслим урта мәктәбе ишегалдындагы шугалакка эшкә йөргән кебек бара идек. Һәрбер әти баласының спортка тартылуына да, үз алдына куйган максаты булуына да, үҗәтлегенә дә сөенәдер. Мин дә шулай куандым, һәрвакыт аңа терәк булырга тырыштым, – ди Рәшит абый.
Спортка егетне тренеры Ларис Бариев алып керә. Футбол, хоккей түгәрәкләренә теләп йөрүче егетнең өметле спортчы булуын остазы бик тиз күреп ала.
– Тимур кебек үҗәт егетләр спорт дәрьясына ныклы адымнар белән килеп керә. 6 класстан башлап, минем кул астында шөгыльләнә башлады ул. Бөгелмәдә Татарстан беренчелегенә узган футбол ярышларында команда белән өченче урынга лаек булдык. Ул елларда ук шәһәр командалары белән көч сынаштык. Көчле командалар гына җыелган уенда беренче өчлектә булу безнең өчен зур мәртәбә иде. Табиб һөнәрен сайласа да, Тимур бүген дә спортны ташламый. Үзәк хастаханә командасы составында спартакиада ярышларында да актив катнаша, – ди Ларис Бариев.
Тимур уйнаган футбол һәм хоккей командалары Татарстанның кайсы гына шәһәрендә булмады икән?! Гел призлы урыннар гына яулый егетләр. Соңыннан Тимур ныклап баскетбол уенына кереп китә. Болгарда мәктәп укучылары спартакиадасының финалында катнашу бәхете дә елмая аңа.
– Спортка тартылуым әтиемнән килә. Мин белә-белгәннән бирле ул хоккей, футбол уйнады. Оста капкачы булды. Әтием мине бәләкәйдән үк җитәкләп гел үзе белән йөртте. Шугалакларда парлап шуып, арып-алҗап кайта идек. Мәктәптә икенче сменада укыдык. Иртәнге җиде тулыр-тулмас тренировкага чаба идем. Безне беркем дә мәҗбүр итмәде, үзебез теләп шөгыльләндек, уйнадык, җиңүләр яуладык. Начар юлга да кереп китмәдек, әти-әниләрнең йөзенә дә кызыллык китермәдек. Спорт белән дус булганнарның иптәшләре начар була алмый, – ди Тимур Хантимеров.
Рәшит абый җанатар буларак та улы белән гел бергә йөри. Актаныш, Бөгелмә районнарында узган ярышларны бүгенгедәй хәтерли әле ул.
– Үзең уйнаганнан да ныграк борчыласың, ныграк ашкынасың икән ул. Җанатар гына димәгез! Уенда балаң да катнашса, җиңүгә өмет, борчылу хисе икеләтә арта. Ул вакытларда үзең дә үсмер чакка кайткандай буласың, – дип искә ала Рәшит абый.
Тимур – Казанның баскетбол буенча “РК” һәвәскәрләр лигасында иң яхшы уенчыларның берсе бүген. Спортчыларга хас гәүдә-сынны, егәрлекне дә Ходай жәлләмәгән. Тормыш иптәше Майя белән кызлары Софияне үстерәләр. Ике яшьлек сабыйда да спортчы каны ага. Бер яше тулып киткәч үк йөзү түгәрәгенә йөртә башлаганнар үзен. Бик тиз йөзәргә өйрәнгән кызчыкка өлкәннәр дә кызыгырлык.
Тимур киләчәктә дә спорттан аерылырга җыенмый. Табиб та, спортчы да булган райондашыбызның исемен алга таба да мактаулылар рәтендә ишетергә язсын.
Лилия Шәймиева.
Фото  Т. Хантимеровның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев