Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт сөюче гаиләләр

Язмышларын спорт белән бәйләгән Касыймовлар һәм Устеряковлар Халыкара гаилә көне уңаеннан хөрмәтләнде.

Гаилә – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи көзгесе. Узган атнада район активы үрнәк гаиләләрдә булып кайтты. Мөслимдә яшәүче Гөлназ һәм Таһир Касыймовлар, Рус Шуганнан Нина һәм Павел Устеряковлар өчен гаилә көне быел аеруча истәлекле булды. 
Гөлназ Һәм Таһир Касыймовлар гаиләсендә өч бала үсә, икесе инде тормыш корып, әти-әнисен әби-бабай итәргә дә өлгергән. Касыймовлар гаиләсе спорт белән аеруча дус. Аларның оныклары юкка гына Физкультурачылар көнендә тумагандыр! Җирлектә бер генә чара да аларның катнашыннан башка узмый. Матур гаиләдә балаларының да итәгатьле, миһербанлы булып үсүләре күзгә ташланып тора. 
– Без әти белән әнинең бер-берсенә булган хөрмәтен, мәхәббәтен күреп үстек. Үзебез дә алар үрнәгендә гаиләләр кордык. Ирне хөрмәт иткән хатын, хатынын яклаган ир-ат кына бу тормышта матур гаилә булып яши ала. Андый гаиләләрдә балалар да тигез канат астында бәхетле үсә, йортта тынычлык һәм гармония була, – ди кызлары Миләүшә.
Гөлназ апа район үзәк хастаханәсендә – икътисадчы, тормыш иптәше – слесарь. Җирлегебездә аның кулы тимәгән берәр машина калды микән?! Аның осталыгыннан, техникага мөкиббән китеп эшләвеннән райондашларыбыз хәбәрдардыр. Касыймовларның гаилә корып яшәүләренә 28 ел булган.
– Тормыш булгач, сүзгә килүләр дә, үпкәләшүләр дә булгандыр. Ләкин чүпне өйдән чыгарырга ярамый дигән халык мәкале бар бит! Үзара ихтирам, аңлашу, ышаныч булганда, гаиләләр ныклы була. Мул тормыш, тынычлык, иминлек өчен ике якның да уртак тырышлыгы кирәк, – ди Гөлназ апа.
Бәхет еллар дәвамында сынала, диләр.  Рус Шуган авылында яшәүче Нина һәм Павел Устеряковларның йорты матур табигать кочагында изрәп утыра кебек. Капка төбендәге таганнарда Устеряковларның балачагы тирбәлә шикелле. Кул сузымы гына арада Ык елгасы тыныч кына агып ята. Әллә каян нур чәчеп утырган йорт биредә уңган-булган кешеләр яшәвенә ишарәли.
– Пар канат белән генә очулары җиңел. Тормыш иптәшемне сабырлыгы, назлы һәм мөлаемлылыгы өчен яраттым. Еллар үтсә дә, хисләр сүнми. Бәхетле гаилә нигезе – сабырлыкта! – ди Павел Петрович.
Рус Шуган мәктәбенең берничә буын спортчыларын әзерләгән физкультура укытучысы Павел Устеряков бүген дә актив: җирлектә үткәрелүче спорт уеннары булсынмы, район күләмендәге ярышлармы – ул берсеннән дә читтә калмый.
– Ни дисәң дә, бәхетле гаилә төшенчәсе хатын-кызга барып тоташа. Яраткан кешемне хуплап, аңа һәрвакыт терәк булып тормасам, бәлки ул кадәр уңышка ирешмәгән дә булыр иде. Ирне ир иткән дә, аны бар иткән дә – хатын-кыз! – ди Нина Леонидовна.
Тормышларын спорт белән бәйләгән гаилә династияләрен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова тәбрикләде. Гаиләләргә район башлыгының бәйрәм открыткалары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев