Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт мәктәбе яңалыклары

Мөслим урта мәктәбе базасында волейбол буенча спорт мәктәбе кубогына ярышлар узган. Бәйгедә 6 команда үзара көч сынашкан. Ярыш нәтиҗәләре буенча Михайловка мәктәбе беренче, Күбәклеләр икенче, Яңа Усы укучылары өченче урынга лаек булганнар. Җиңүчеләргә спорт мәктәбенең грамоталары бирелгән. Спорт мәктәбендә 2005-2006 елгы, 2007 елгы һәм аннан да кечерәк яшүсмер егет һәм...

Мөслим урта мәктәбе базасында волейбол буенча спорт мәктәбе кубогына ярышлар узган. Бәйгедә 6 команда үзара көч сынашкан. Ярыш нәтиҗәләре буенча Михайловка мәктәбе беренче, Күбәклеләр икенче, Яңа Усы укучылары өченче урынга лаек булганнар. Җиңүчеләргә спорт мәктәбенең грамоталары бирелгән.

Спорт мәктәбендә 2005-2006 елгы, 2007 елгы һәм аннан да кечерәк яшүсмер егет һәм кызлар арасында спорт мәктәбе беренчелегенә бадминтон буенча ярышлар оештырылган. Җиңүчеләр "Софья" магазины иганәчелек күрсәтеп әзерләгән грамоталар һәм истәлек бүләкләренә лаек булганнар. Призлы урынны алучылар 16-17 апрельдә Казан шәһәрендә узачак "Татарстанның бадминтон өметләре" дип аталган ярышларда катнашачаклар.

9-10 апрель көннәрендә Әлки районының Базарлы Матак авылында яшүсмерләр һәм зурлар арасында үткәрелгән "Бадминтон буенча Татарстан Республикасы кубогы"гы ярышларында районнан 8 кешелек команда катнашкан. Парлы ярышларда Айнур Җәлилов беренче урыны яулаган, Нурислам Шәйхуллин, Ислам Фәрхетдинов, Рүзәл Ханов 5 нче урында. Барлык катнашучылар да лаеклы уен күрсәткәннәр.

Шулай ук сайтта укыгыз:http://www.muslumirc.ru/ru/the-news-arxiv/item/6143-%E2%80%9Cyoldyizlyik%E2%80%9D-finalyi-start-aldyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев