Мөслим-информ

Спорт мәктәбе укытучысы Инсаф Ханов "Ел тренеры" номинациясендә бүләкләнде

24-25 нче декабрь көннәрендә Казан бадминтон үзәгендә 2002 нчы елгы һәм аннан кечкенәрәкләр, 2001 нче елгы һәм аннан зурраклар арсында бадминтон буенча Татарстан беренчелегшенең финал туры үтте. Ярышта безнең районнан 16 спортчы катнашты.

Гомуми команда нәтиҗәләре буенча, 2002 нчы елгы һәм кечкенәрәкләр 5-8 урынны алдылар, ә 2001 нче елгы һәм аннан зурраклар 16 нчы урында калдылар.

Татарстанның бадминтон федерацисе 2016 ел нәтиҗәләре буенча, Россия беренчелегендә бадминтон буенча призерлар әзерләгән спорт мәктәбе тренеры Ханов Инсафны "ЕЛ ТРЕНЕРЫ" номинациясендә Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: