Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт мәктәбе бадминтончылары янәдән җиңүче (ФОТОРЕПОРТАЖ)

7-9 апрель көннәрендэ Аксубай районында «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының I этапы үтте. Ярышта республикабыздан 300 иң яшь бадминтончы катнашты. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2006-2007 нче елгы, 2008 нче елгы һәм кечерәк яшьтәге балалардан торган команда катнашты.

Парлы уеннарда Ринас Ханов 2008 нче елгы балалар арасында Алексеевский районы спортчысы белән берлектә 2 нче урын яулады. Нурислам Шәйхуллин 2007 нче елгы балалар арасында шулай ук парлы уеннарда Алексеевский районы уенчысы белән берлектә 2 нче урынга лаек булдыә. Кызлар арасындагы парлы уеннарда Фатыйма Хәбибуллина Казан шәhәре уенчысы белэн берлектә 3 нче урынны алды. Катнаш уеннарда Ринас Ханов Тәтеш кызы белән берлектә 3нче урынга лаек булды. Команданың тренеры - Инсаф Ханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев