Мөслим-информ

Спорт белән мәктәпләрдә дә шөгыльләнәләр

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән кала бүген мәгариф учреждениеләрендә дә спорт түгәрәкләре эшли. Авыл мәктәпләрен дә исәпкә алып, әлеге түгәрәкләрдә барлыгы 4 меңгә якын укучы шөгыльләнә.

Бу яшүсмер егет-кызларга футбол, волейбол, баскетбол кебек спорт төрләре буенча өстәмә чыныгу мөмкинлеге дигән сүз. Моннан тыш, "Нептун" йөзү бассейны да укучылар өчен шөгыльләнүләр уздыра. Бүгенге көндә барлыгы 50гә якын егет-кыз йөзү түгәрәгенә йөри.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: