Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт белән дус алар

Бадминтон уенын белмәүче кеше бар микән?! Кулына бер мәртәбә булса да ракетка алып карамаган кеше юктыр, мөгаен. Спортның әлеге төрен кечкенәдән үз иткән Айнур Җәлилов Мөслимгә җиңү арты җиңү китерә. 14 яшьтә генә булуына карамастан, Россиякүләм зур жиңүләр яулаган кояш кебек балкып торучы Айнур укуда да сынатмый.

– Айнурыбыз кечкенәдән бик тере, җитез булды. Сөйкемлелеге белән яраттыра, акылы белән таң калдыра иде. Абыйсы Ленарга ияреп, спорт мәктәбенә йөри башлады. Ленарны инде спорт мәктәбенә үзебез мәҗбүри бирергә булдык. Чөнки кечкенә чакта бик еш авырды, озак вакыт дәваланырга, организмны чыныктырырга кирәк иде. Спорт белән шөгыльләнә башлагач, сәламәтлеге күзгә күренеп ныгыды. Гомумән, улларымның көчле, сәламәт булулары – спорт дигән могҗизалы дөнья тәэсире, – ди әниләре Гүзәл. 
Өлкән кеше – гаилә терәге 
Гүзәл районның ветеринария берләшмәсендә ветсанитар булып эшли, Рөстәм – районның яшелләндерү һәм төзекләндерү оешмасында эретеп ябыштыручы. Аларның танышуы бик кызыклы килеп чыга. Гүзәлнең апасы Рөстәмгә: “Мин сине сеңлем белән таныштырам әле”, – дип, бер фото суза. Фотосурәттә өч кыз янәшә басканнар. “Менә монысы белән таныштыр!” – ди Рөстәм. Сайлап алганы Гүзәл булып чыга. Шулай итеп кыз Үзбәкстан якларыннан Мөслимгә килен булып төшә. Кызның тырышлыгын, улы өчен өзелеп торуын күреп, Люция апа да булдыра алганча ярдәм итә. Бүген Җәлиловлар үз көчләре белән салган матур, ныклы йортта гомер кичерә. 
Гаилә терәге булган Люция апа кул эшләрен яратып башкара, оныкларының укулары белән кызыксына, класстан тыш чараларда да катнаша. Айнур укыган Мөслим урта мәктәбендә “Дәү әниләр клубы”ның актив әгъзасы да ул. 
– Элек-электән балалар әби-бабайлы тулы гаиләдә тәрбияләнгән. Үгет-нәсыйхәт бирү, әхлак кагыйдәләрен өйрәтү беркайчан да артык түгел. Инде 22 ел бергә дус-тату гомер кичерәбез. Килен дияргә тел дә бармый. Кызым кебек якын миңа Гүзәл. Татар хатын-кызларына хас сабырлык та, күркәмлек тә бар үзендә. Ир хакын хаклап, балаларына үрнәк әни булып, гаилә учагын сүндермичә яши ул! – ди Люция апа.

Гүзәл тормышларының көйле баруында каенанасының роле зур булуын әйтә: 
– Без Рөстәм белән гел эштә булдык. Балалар чирләп китсә, “Нишлим икән, кайда калдырыйм икән?” дип борчылырга туры килмәде. Әнием кебек якын каенанам һәр эштә ярдәм итте, балаларны да карады, кайтуга тәмле итеп ашарга да әзерләп куя иде. Сүзгә килгәнебез булмады. Дүрт балабыз да тату гаиләдә бәхетле булып, рәхәттә үстеләр, – ди Гүзәл. 
Үрнәк гаиләнең 
үрнәк балалары 

Җәлиловларның өй киштәләрен бизәгән дипломнар, Мактау грамоталары, сертификатларның, кубок-медальләрнең, бүләкләрнең саны юк. Араларында иң кадерлесе – Айнурның беренче җиңүе өчен алган бүләге. Гүзәл аны һаман да иң кадерле ядкәр итеп саклый. 
– Спорт дөньясына мине абыем алып керде. Аның төрле ярышларда җиңүен күреп, минем дә спорт белән шөгыльләнәсем килде. Бадминтон түгәрәгенә язылганда миңа алты гына яшь иде әле. Тренерым Инсаф абый гел үсендереп торды, – ди Айнур. 
Ленар дүрт ел Олимпия резервы мәктәбендә укый. Бүген егет Казан кооператив университетының өченче курсында белем ала. Уку йорты үткәргән спорт чараларында, шәһәркүләм ярышларда катнаша. Җәлиловларның кызлары Лилия дә бадминтонда зур уңышларга ирешкән. Лилия Казанның Россия Ислам институтында икенче курста укый. Аңа бирелгән Мактау кәгазьләренең дә исәбе юк. 
– Гаиләбез белән спорт яратабыз. Үзем кечкенәдән футбол, теннис, хоккей, бадминтон уйнадым. Тормыш иптәшем Гүзәл дә йөгерүдә, сикерүдә сынатмады. Бик матур җырлый да ул. Балаларыбызның да спортны үз итүләренә гаҗәпләнәсе юк. Ленар Олимпия резервында тора. Балаларыбыз уңышы – Мөслимебез уңышы, – ди Рөстәм. 
Айнурның җиңүләре 
Айнурның бөтен җиңүләре турында язып бетерү мөмкин түгел. Тренеры Инсаф Ханов кул астында үҗәтләнеп шөгыльләнү, уенның хәлиткеч алымнарына өйрәнү Айнурга россиякүләм ярышларда катнашып, призлы урыннар яуларга ярдәм итә. А. Антропов призына “YONEX Гран-при 2017-2018” Бөтенроссия яшьләр турнирында, Россия җыелма командасы составында Казан, Омск, Томск, Саратов, Екатеринбург, Чиләбе шәһәрләрендә үткән бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Әлмәт шәһәрендә узган зона ярышларында да Айнур Җәлиловка тиңнәр булмый. Бөтенроссия яшьләр турнирында шәхси һәм микс разряд дисциплинасында, Екатеринбург шәһәрендә шәхси һәм парлы разряд дисциплинасында беренче урыннарны ала. 
Бүген Айнур Татарстан Республика җыелма командасы составында уйный. Спорт мастеры карточкасы алып, Россия җыелма командасы составына керәсе килә аның. Райондашыбыз Россиянең бадминтон спорты буенча өстенлекләргә ия булган 4 урын спортчысы булып тора. 
...Үзара аңлашу, ихтирам яши әлеге гаиләдә. Кочагына сыенып утырган бөдрә чәчле кызчыкка әбисе берсеннән-берсе матур әкиятләр сөйли. Ул шул рәвешле оныкларына явызлыктан өстен булган мәрхәмәтлелек төшенчәсенең кыйммәтен, көчен аңлата. Кечкенәдән төпле тәрбия алган балалар өлкәннәрне хөрмәт итеп үсәргә өйрәнә. 
– Люция әбиебез яныбызда булгач, безгә бик тә рәхәт. Ул шундый әйбәт әби, – ди кечкенә Зәйнәп. 
Дүрт бала үстереп, икесен олы тормыш юлына чыгарган, ике дистә елдан артык каенана белән тату гомер кичергән Җәлиловлар гаиләсенә ничек сокланмыйсың инде?! Күңелләре, кылган гамәлләре белән матур булган гаиләнең бәхете дә дәвамлы булсын иде! 
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев