Мослим

Спонсорлар ярдәме белән

Тамырлары белән Иске Карамалыдан булган Зәкиҗан Исламов һәм аның игелекле уллары Илгиз белән Илдус Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә күтәрелгән обелискны яңарту өчен зур күләмдә спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.

Әлеге акчага обелискның стелласы яңартылып, мәрмәр таштан эшләнде. Һәйкәл тирәсенә брусчатка җәелде. Авыл халкы яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә кылган игелекләре өчен әтиле-уллы Исламовларга чиксез рәхмәтен белдерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: