Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спартакиадага старт бирелде

Алдагы атнаның якшәмбесендә ярышлар итек футболы (футбол в валенках) белән дәвам итәчәк.

7 февраль көнне Мөслимнең "Кояшлы Ык" ял итү зонасындагы җиһазландырылган чаңгы трассасында авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиадага старт бирелде. Спартакиаданы ачып, районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров рапорт биргәч, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов командаларга уңышлар теләде. Беренче уен көне хатын-кыз һәм ир-атлар арасында чаңгы ярышы белән башланып китте. Уенның нәтиҗәсе буенча Исәнсеф авыл җирлеге беренче урынны яулады. Икенче урында - Түбән Табын авыл җирлеге. Метрәй авыл җирлеге өченче урынга лаек булды.  Алдагы атнаның якшәмбесендә ярышлар  итек футболы (футбол в валенках) белән дәвам итәчәк.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X