Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спартакиада уеннарының суперфиналында кемнәр көч сынашачак?

Шимбә көнне авыл җирлекләре арасында ХХVII кышкы спартакиада уеннарының финал туры үтте. Киеренке көрәштән соң, беренче урынны Мәлләтамак командасы яулады. Икенче урында - Метрәй, өченчедә - Яңа Усы авыл җирлеге командалары.

Якшәмбе көнне оешма-предприятиеләр арасында йөзү һәм аркан тартышу буенча ярышлар узды. Бәйге бик кызу атмосферада барды. Җанатарлар спортчыларга көч һәм дәрт өстәп торды. Нәтиҗәдә, йөзүдә дә, аркан тартышуда да беренче урынны гимназия һәм "Нептун" бассейны җыелма командасына тиңнәр булмады. Гомуми нәтиҗәләр буенча да оешма-предприятиеләр спартакиадасында беренче урынны алар яулады. Икенче урында - район Советы һәм башкарма комитет, өченче урында район эчке эшләр бүлеге командасы калды.

4 мартта узачак суперфинал уеннарында авыл җирлекләре һәм оешма-предприятиеләр арасында беренче һәм икенче урынны алган командалар көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев