Спартакиада көндәлеге
Шимбә-якшәмбе көннәрендә Мөслимдәге универсаль спорт залы янына якын килмәле түгел. XXX кышкы спартакиада уеннары кызганнан-кыза бара. Атна саен оешма-предприятие командалары төрле спорт төрләре буенча ярыша.
7 февраль көнне командалар баскетбол буенча көч сынашты. Уеннарны оештыручы массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов командаларның яхшы әзерлекле булуын билгеләп үтте:
– Спартакиада ярышларының әле берничә төре генә узуга карамастан, көчле уен күрсәтүче командалар аерылып тора. Әлеге исемлеккә район эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә, район Советы һәм Башкарма комитеты, “Август-Мөслим” җәмгыяте, “Культагро” командаларын кертергә мөмкин. Гомуми нәтиҗәләр буенча район эчке эшләр бүлеге командасы беренче урында бара.
Баскетбол буенча ярышта да эчке эшләр бүлеге командасына тиңнәр булмады. Икенче урында – район үзәк хастаханәсе, өченчедә – район Советы һәм Башкарма комитеты командалары.
Якшәмбе көнне оешма-предприятиеләр көрәш, шашка һәм шахмат буенча көч сынашты. Бәйгедә ун команда катнашты. Иң оста көрәшчеләр гимназиядә икән. Бәйгедә аларга тиңнәр булмады. Район эчке эшләр командасы – икенче, “Культагро” командасы өченче урынны алды.
Шахмат ярышында “Культагро” командасы беренчелекне бирмәде. Газ хезмәте спортчылары – икенче, район Советы һәм Башкарма комитеты командасы өченче урынны яулады. Шашка ярышында район эчке эшләр бүлеге командасы – беренче, “Культагро” – икенче, “Август-Мөслим” җәмгыяте өченче урынны алды.
15 февральдә авыл җирлекләре арасында ярышлар башланачак. Ә 16 февральдә оешма-предприятиеләр биатлон һәм өстәл теннисы буенча көчләрен сынаячак.
Фәридә Гайнетдинова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев