Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спартакиада башлана!

Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында спартакиада быел 31нче тапкыр оештырыла.

Оешма-предприятие коллективлары һәм авыл җирлекләре спартакиаданы көтеп ала. Ярышларга әзерлекне дә алдан ук башлыйлар. Һәр команданың максаты бер – җиңәргә кирәк!
Коронавируска бәйле быел спартакиадада спорт төрләре киметелде. Узган ел командалар уналты төр бәйгедә бил алышса, быел ярыш төрләре дүртәү генә. Быелгы спартакиаданың тагын бер үзенчәлеге – ярышларның барысы да табигать кочагында, урамда оештырыла. 

 

Спартакиада 6 февральдә старт ала. Бу көнне оешма-предприятиеләр арасында биатлон ярышлары уза. Очрашу урыны – чаңгы үзәге. 7 февральдә шушы ук спорт төре буенча авыл җирлекләре командалары көч сынаша. 
13-14 февраль көннәрендә “итекле” футбол буенча ярышлар оештырыла. Бәйге “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә уза. 13 февраль, шимбә көнне спартакиада белән параллель рәвештә “Татарстан чаңгы юлы” ярышы да үткәреләчәк. Әлеге бәйге “Кояшлы Ык” ял зонасында уза.

 

21 февраль көнне спартакиаданың соңгы ярышлары була. Бу көнне оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре шорт-трек һәм канат тарту ярышларында көч сынаша. Башка еллардан аермалы буларак, быел канат тарту буенча хатын-кызлар да ярышачак. Бәйгеләр “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә уза.
27 февральдә суперфинал уеннары үткәрелә. Суперфиналда оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында беренче урынга чыккан командалар очрашачак.

 

“Спартакиада команданың көчен, бердәмлеген күрсәтә, – ди районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. – Коронавируска бәйле ярыш төрләре киметелсә дә, командалар спартакиадада актив катнашыр, дип ышанам”. 
 

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев