Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең быелгы лауреатлары билгеләнде

Гран-при ияләре бер атнадан - йомгаклау гала-концертында билгеле булачак. Гала-концертта мөслимлеләр дә чыгыш ясаячак. Казанда «УНИКС» концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" XVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче гала-концерты узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында үтә, дип хәбәр итә...

Гран-при ияләре бер атнадан - йомгаклау гала-концертында билгеле булачак. Гала-концертта мөслимлеләр дә чыгыш ясаячак. Казанда «УНИКС» концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" XVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче гала-концерты узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында үтә, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте. Гала-концертның кунагы, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе үз чыгышында «Созвездие-Йолдызлык»ны уникаль фестиваль хәрәкәте, дип атый. "Ул ЮНЕСКОның өзлексез белем алу бурычларына тулысынча җавап бирә. Балалар фестиваль алдыннан кыска вакыт аралыгында гына түгел, ә ел дәвамында шөгыльләнә", - дип ассызыклап үтте ул. "Әлегә бу бренд Татарстанда гына бар, моның белән горурланырга кирәк. ЮНЕСКОда бу фестиваль турында күп беләләр һәм мондый проектны тиражлау ысулларын эзлиләр", - дип дәвам итте Орджоникидзе. Чараның кунагы шулай ук фестивальнең ЮНЕСКО эгидасы астында узуның матур гадәткә әйләнергә мөмкинлеген билгеләде. «Катнашучылар саны арткан саен, аларның талантын бәяләве авыррак. 17 ел элек бары берничә югары дәрәҗәдәге коллектив булса, бүген алар унлата күбрәк. Республика Президенты ярдәме белән без аларны тиешенчә бүләкли алабыз. Талантлы балалар - республика байлыгы, - дип белдерде «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. Россия театр сәнгате университетының эстрада сәнгате кафедрасы җитәкчесе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисов «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар ел саен ГИТИСка укырга керүен билгеләп узды. Сүз уңаеннан, ул гала-концерт алдыннан бу уку йортына керергә теләк белдерүчеләр белән әңгәмә уздырды. Фестивальдә быел барлыгы 70 меңнән артык бала катнашты, финалга шуларның 21 меңе узды. Казандагы Суперфиналга исә Татарстанның 45 районыннан, шулай ук Мәскәү, Чиләбе, Әстерхан, Ульян өлкәсе, Волгоград, Башкортостан һәм Кырым республикаларыннан 5100 кеше килгән иде. "Уникс" сәхнәсендә 1000 якын нәни йолдызчык чыгыш ясады. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел фестиваль катнашучылар гаризалары саны ягыннан янә рекорд куйган һәм оештыру комитетына Суперфинал көннәрен арттырырга туры килгән. Балаларның күбесе "Хореография" номинациясендә катнашкан. Фестивальнең башка номинацияләре - кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәрендә «Вокал-соло», «Конферанс», «Вокаль ансамбльләр». Беренче гала-концерта 52 номер тәкъдим ителде. Гала-концерт азагында жюри әгъзалары җиңүчеләрне игълан итте. Фестивальнең лауреатлары Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте премияләре белән бүләкләнде, ә иң яхшы мөгаллимнәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантлары һәм "Татнефть" компаниясенең махсус премияләренә лаек булды. Гран-при ияләре бер атнадан, 22 апрель көнне, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә фестивальнең йомгаклау гала-концертында игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев