Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә - безнең укучылар

Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы призеденты Р.Н. Миннеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2015» республика телевизион яшьләр фестивале 13 - 15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә 15 тапкыр республиканың зона турында җиңү яулаган балаларын җыйды. Әгерҗе шәһәрендә үткәрелгән зона турында җинү яулаган...

Беренче турда вокал-соло номинациясендә сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Гүзәл Шәфигуллина (укытучысы Гөлназ Юсупова), конферанс номинациясендә Баланны авылыннан Амалия Сабирова (җитәкчесе Фәния Хафизова) уңышлы чыгыш ясап, диплом белэн бүләкләнделәр. Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге «Мөслим бизәкләре» бию ансамбле 78 бию коллективы арасында көч сынашып, икенче сайлап алу турына үттеләр һәм Казан шәһәре тамашачысының мәхәббәтен яуладылар. Балалар чыгыш ясау белән беррәттән Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булдылар, «FUN-24» күңел ачу үзәгендә һәм «Ривьера» аквапаркында ял иттеләр. Фестивальнең истәлек бүләге итеп һәрбер катнашучы балага значок, Георгий тасмасы, «Йолдызлык» символы төшерелгән рюкзак һәм футболка тапшырылды. Киләчәктә дә балаларыбызга һәм җитәкчеләренә иҗади уңышлар телибез, матур чыгышлары белән райондашларыбызны сөендереп торсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев