Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Советлар Союзе герое Петр Днепров исемендәге призга пневматик винтовкадан ату ярышлары узды

Рус Шуган урта мәктәбе базасында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Советлар Союзе герое Петр Днепров исемендәге призга пневматик винтовкадан ату ярышлары узды. Бәйгедә 13 команда көч сынашты.

Симәк мәктәбе укучылары иң төз атучылар булып танылды. Икенче-өченче урыннарны Рус Шуган мәктәбе командалары яулады. Кызлар арасында шәхси беренчелектә А. Миргазыянова һәм Н. Мифтахова (Симәк) беренче, өченче урыннарны алды, икенче урында - Г. Шәмсиева (Мөслим урта мәктәбе). Егетләр арасында беренче, өченче урыннарны Д. Новиков һәм М. Леснов бүлеште (Рус Шуган), икенче урында - Р. Хөснуллин (Симәк). Ярышларның спонсоры - ДОСААФ җәмгыятенең район оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев