Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Совет стажы” 2010 елда ук исәпкә алынды

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе интернет челтәрендә пенсияләрне “совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълүмат таратылу хакында хәбәр итә. Әлеге чор өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр. Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми. 

Исегезгә төшерәбез, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорын да кертеп) хезмәт стажлары булган гражданнарның пенсия хокукларын бәяләү эше массакүләм  рәвештә  2009 елда үткәрелде. Әлеге процесс валоризация дип аталды. Ул чакта пенсия бүлекчәсе белгечләре зур күләмле эш башкарды – 2010 елга кадәр билгеләнгән пенсияләр барысы да кабат исәпләнде. 
    2010 елдан  пенсияләр  валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Димәк, гражданнарның совет чоры стажлары исәпкә алынган, пенсияләрне кабат исәпләү зарурлыгы юк.
    Еш кына төрле юридик фирмалар гражданнарга өстәмә түләүләр вәгъдә итә. Алар халыкка төрле төр гаризалар рәсмиләштергәндә ярдәм тәкъдим итәләр, әлбәттә, бу эш бушка эшләнми. Әлеге фирмалар пенсия фондына гаризалар юллый да торгандыр, әмма фондтан  “совет чоры” стажы исәпкә алынган  һәм пенсияләргә бернинди  өстәмә түләү тиеш түгел”  дигән җавап алу белән чикләнәләр. Нәтиҗәдә  пенсионер  акчасын кирәкмәгән юридик хезмәтләр өчен әрәм итә.
    Игътибарыгызны тагын шуңа юнәлтәбез: пенсия фонды пенсионерларның законлы никахтагы юбилейларына да өстәмә акча түләми.

Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев