Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социологлар Россия гаиләләрендә кем баш булуын ачыклаган

29 процент гаиләдә хатын-кыз ирнең баш булуы белән килешә, 7 процент ир-ат кына хатын-кызны лидер дип таный. (Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россиялеләрнең күпчелеге аларның гаиләсендә демократия хөкем сөрә һәм барлык мөһим сораулар бергәләп хәл ителә дип саный. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда...

29 процент гаиләдә хатын-кыз ирнең баш булуы белән килешә, 7 процент ир-ат кына хатын-кызны лидер дип таный. (Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россиялеләрнең күпчелеге аларның гаиләсендә демократия хөкем сөрә һәм барлык мөһим сораулар бергәләп хәл ителә дип саный. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда шундый мәгълүматлар китерелә, дип яза «РИА Новости». Социологлар үзләренең тикшеренүендә җәмәгатьчелек фикерендә килеп чыккан мөһим үзгәрешләрне атаган. 2005 елда россиялеләрнең 38 проценты гаиләнең башлыгы итеп олы ир-ат яки хатын-кызны күреп, 35 проценты мөһим сораулар бергәләп сөйләшү барышында хәл ителергә тиеш дигән булса, хәзер исә икенче позиция тарафдарлары ике тапкырга арткан (60 процент), ә беренчеләре шактый кимегән (20 процент). «62 процент гаилә (өйләнешкән яки теркәлү узмыйча гына бергә яшәүчеләр) аларда карар кабул итә торган бер генә лидерның булмавы турында белдерә. Әмма ир-атларның позициясе барыбер көчлерәк: 29 процент гаиләдә хатын-кызлар аларда ирнең баш булуы белән килешә (ир-атлар арасында - 34 процент), 7 процент ир-ат кына хатын-кызны баш дип таный (хатын-кызлар арасында 12 процент)», - диелә Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге сораштыруында . Гаиләле катнашучыларның барысы да диярлек (96 процент) хатыны яки ире белән мөнәсәбәтләрдән канәгать булуы, шул исәптән 80 проценты аларны мөнәсәбәтләр тулысы белән канәгатьләндерүен әйткән. Сораштыру бәхетле россиялеләрнең саны тарихи максимумга җитүен күрсәтә. «ВЦИОМ-Спутник» бөтенроссия сораштыруы 1-3 июль көннәрендә 1,8 мең кеше арасында уздырылган. Анда 18 яшьтән өлкәннәр катнашкан. Сораштыру телефон аша үткәрелгән, статистик ялгышлык 2,5 проценттан артмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X