Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акчалата компенсацияне 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта, акчалата компенсация күләме 1 011,64 сум тәшкил итә.

1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булган кешеләргә карар кабул итәргә кирәк: соцпакетны калдырыргамы яки аннан баш тартып, акчасын алыргамы.

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта, акчалата компенсация күләме 1 011,64 сум тәшкил итә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта искәртә: әгәр акчалата компенсацияне сайлаган очракта, чир кискенләшеп китеп, озак дәваланасы булса, ул акча гына җитми. Соцпакеттан баш тартучылар дарулар өчен үз кесәсеннән түли.

«Җитди авыруларны (онкологик чирләр, шикәр авыруы, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит) дәвалауга дистәләгән, хәтта йөзләгән мең сум чыгым тотылырга мөмкин. Соцпакет табиб рецепты буенча бушлай дарулар белән генә тәэмин итеп калмый, бушлай дәвалану һәм кыйбатлы операцияләр ясату мөмкинлеген дә бирә», - диелә хәбәрдә.

Социаль хезмәтләр җыелмасына хокукны 2022 елның 1 октябренә кадәр кайтарырга мөмкин. Моның өчен гариза белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәк. 2022 елда бушлай дарулар алучыларга андый гариза язу кирәкми.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/social-xezmatlar-yelmasy-yaki-akcalata-kompensaciyane-1-oktyabrga-kadar-sailarga-kirak-5858767

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X