Реклама
ТР Министрлар Кабинетының 2007 елның 2 августындагы 366 нчы карары нигезендә дәүләт ярдәме Социаль ипотека программасы буенча исәпкә алынганнан соң бала туган гаиләләргә күрсәтелә һәм әлеге ярдәм беренче кертемне туплауга яки торак өчен түләүне каплауга юнәлдерелә. Исәпкә алу эшенә үзгәрешләр кертү һәм бала туганнан соң компенсация түләү мәсьәләсе буенча гариза...
ТР Министрлар Кабинетының 2007 елның 2 августындагы 366 нчы карары нигезендә дәүләт ярдәме Социаль ипотека программасы буенча исәпкә алынганнан соң бала туган гаиләләргә күрсәтелә һәм әлеге ярдәм беренче кертемне туплауга яки торак өчен түләүне каплауга юнәлдерелә. Исәпкә алу эшенә үзгәрешләр кертү һәм бала туганнан соң компенсация түләү мәсьәләсе буенча гариза тапшыручыга торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә алыну урыны буенча район администрациясенең инфраструктур үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм дәлилләүче документлар - нотариус тарафыннан расланган бала туу турындагы таныклыкның күчермәсе, баланың ИННы, пропискасы, фатир яисә йортның килешүен алып килергә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз