Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Социаль ипотека" - 4 гаилә фатир сайлады

"Социаль ипотека" - ул торакка мохтаҗларны ташламалы шартларда фатир белән тәэмин итүне күздә тотучы республика программасы. Аның буенча, бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр, белгечләр квартира бәясенең 10 процентын алдан түләп, ә башка сфера хезмәткәрләре бу бәянең 20 процентын беренчел кертеп тораклы була ала. Әлбәттә, әгәр дә кеше торак шартларын яхшыртуга...

"Социаль ипотека" - ул торакка мохтаҗларны ташламалы шартларда фатир белән тәэмин итүне күздә тотучы республика программасы. Аның буенча, бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр, белгечләр квартира бәясенең 10 процентын алдан түләп, ә башка сфера хезмәткәрләре бу бәянең 20 процентын беренчел кертеп тораклы була ала. Әлбәттә, әгәр дә кеше торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылса. Ә социаль ипотека системасындагы норма буенча, яшәү урынында теркәлгән торакта бер гаилә әгъзасына туры килгән мәйдан 18 квадрат метрдан ким булса, ул кеше торакка мохтаҗ дип санала.

Гражданин торакны отып, квартирага урнашканнан соң, аңа 25 елга кадәр еллык 7 процент түләү шарты булган түләүләр графигы бирелә. Ипотеканың бер өлешен ана сертификаты акчасы белән дә капларга мөмкин. Шуның өстенә, учетка куелганнан соң туган һәр бала өчен дәүләт 200 мең сумга квадрат метрларны "сыза". Әгәр дә инде гражданин бурычын вакытында түли алмаса, түләүләрне кичектерү җае да бар.

Бүгенге көндә Мөслимдә 18 фатирлы йорт төзелә, 4 гаилә инде булачак фатирларын сайлады.

Гомумән, "Социаль ипотека" программасы буенча торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр өстәмә мәгълүматны район Башкарма комитетының төзелеш бүлегенә (район Советы бинасының беренче каты) мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен тел. 2-57-82, 8-908-341-50-27.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев