Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорауларга җавап табылды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район үзәк хастаханәсендә үткән түгәрәк өстәлгә килүчеләр күп төрле сорауларга ачыклык кертте кебек. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр, хезмәт ветераннары, хастаханәдә эшләп лаеклы ялга чыгучылар катнашты.

Бүген мәгълүмат алу чыганаклары бик күп. Ләкин шәхсән үзеңне борчыган сорауга җавап алу өчен кайчак вакытлы матбугат басмалары гына да, радио-телевидение генә дә җитмәскә мөмкин. Әле сорауны кемгә юлларга аптырап йөрүчеләр дә бар. Дүшәмбе көнне инвалидлар ункөнлеге кысаларында район үзәк хастаханәсендә үткән түгәрәк өстәлгә килүчеләр күп төрле сорауларга ачыклык кертте кебек. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр, хезмәт ветераннары, хастаханәдә эшләп лаеклы ялга чыгучылар катнашты.

Очрашуда халыкка социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләренең чыгышы тыңланды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина халыкка күрсәтелүче ике төрле хезмәткә ачыклык кертте: 
– Гражданнар гадәттә безнең ике төр хезмәтне бутый. Аның берсе инвалидларга шәхси тернәкләндерү программасы нигезендә тернәкләндерү үзәкләренә бару белән бәйле. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр моңа кадәр әлеге үзәкләргә елга ике тапкыр бара ала иде. Республикада бердәм база булдырылганнан соң, инвалидлар бердәм чиратка куела башлады. Тернәкләндерү үзәкләренә барырга теләк белдерүчеләр саны арту сәбәпле, алар хәзер ике елга бер тапкыр гына бара алачак. 
Икенче төр хезмәт – инвалидлыгы булмаган пенсионерларны санаторий-курортта ташламалы шартларда дәвалануга юлламалар алу өчен исәпкә кую. Моның өчен, бүлеккә тиешле документлар белән килеп, чиратка басу кирәк. Пенсионерның пенсия күләменә һәм гаилә членнарының кеременә карап, юллама бәясенең 40 процентына кадәр ташлама каралырга мөмкин. Инвалидлар да шундый ук тәртиптә түли. 
Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева инвалидларга айлык акчалата түләү, социаль пакеттан файдалануга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләде, пенсия түләү системасындагы үзгәрешләр белән таныштырды. 
Социаль иминиятләштерү бүлеге җитәкчесе Айзирәк Фатыйхова инвалидларга тернәк-ләндерү программасында каралган техник чараларны бирү тәртибе турында сөйләде. 
– Социаль пакеттан баш тартмаган инвалид, табиб белешмәсе нигезендә, санаторийга юллама сорап, гариза язарга тиеш. Ул шуннан соң чиратка куела. Инвалидның шәхси тернәкләндерү программасында техник чаралардан файдалу каралган очракта, аны алу өчен шулай ук безгә килеп гариза язарга кирәк. Техник чаралардан файдалану срогы чыкканнан соң, яңасын кайтару өчен дә гариза языла. 2016 елдан бирле техник чаралар кайтаруны сорап язылган 522 гаризаның – 365е, санаторийларга юллама сорап язылган 493 гаризаның 122се канәгатьләндерелде, – диде Айзирәк Альбертовна. 
Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов бу урында күпләрне борчыган сорауны бирде: 
– Санаторийларга юлламаны хәзер Яр Чаллыга барып алырга кирәк. Инвалидлар өчен дә, олы яшьтәге кеше өчен дә бу авырлык тудыра. Бу проблеманы уңай хәл итеп булмыймы? 
– Расход ордеры – бугалтериягә керүче акча документы, аны имзаңны куеп алырга кирәк. Балалары, якыннары булганнар алар ярдәмендә кайтарта ала, – диде Айзирәк Фатыйхова. 
Хастаханәнең баш табибы Рамил Морзаханов юлламаларны барып алуда авырлык тойган кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге булуын әйтте. Хастаханәдән чәршәмбе һәм җомга көннәрендә Яр Чаллыга машина йөри икән. “Алдан шалтыратып сөйләшергә һәм хастаханә машинасы белән барып кайтырга була”, – диде ул. 
“Ак Барс-Мед” иминият компаниясенең Әлмәт филиалы директоры Әлфия Шулепова иминиятләнгән затларның медицина ярдәме алудагы хокуклары турында сөйләде. Хезмәт күрсәтү срогы озакка сузылганда, медицина хезмәтенең сыйфаты начар булганда, иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын әйтте, сорауларга җавап бирде. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30 нчы санлы филиалы директоры Нурсибә Миңгалимова инвалидларга һәм пенсионерларга субсидияләр бирү тәртибен аңлатты. Сөйләшү ахырында белгечләр сорауларга җавап та бирде. Әйтергә кирәк, очрашудан һәркем канәгать калды. “Өйдә ятып, бернинди сорауга да җавап алып булмый. Мондый очрашуларга йөрергә, проблемаларыгызны күтәрергә кирәк”, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. 

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X