Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорау - җавап. Хезмәт шартларын бәяләү

2013 нче елның 28 декабрендә кабул ителгән “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында”гы 426 санлы Федераль закон нигезендә, элеккеге хезмәт урыннарын аттестацияләү процедурасы Хезмәт шартларын махсус бәяләү (СОУТ) процедурасы белән алыштырылды.

Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Фәнил Вәлиев белән әңгәмәбез әлеге үзгәрешләр хакында.

– Фәнил Фәизович, хезмәт шартларын махсус бәяләү процедурасы белән хезмәт урынын аттестацияләү арасында аерымлыклар бармы? 
– Әйе, хезмәт шартларын махсус бәяләү процедурасы аттестацияләүгә караганда күп кенә үзгәрешләр булуы белән аерыла һәм аңа өр-яңа төшенчәләр кертелгән. Теге яки бу вазыйфаларны башкару өчен тиешле шартларны булдыру сыйфатын бәяләү; сәнәгать предприятиеләрендә һәм башка компанияләрдә эшче-хезмәткәрләр өчен зарарлы һәм куркыныч факторларны ачыклаганда, хезмәт шартларын махсус бәяләүдә нәкъ менә әлеге яңалыклар кулланылырга тиеш. 
– Хезмәт шартларын махсус бәяләү процедурасына әзерләнү турында да аңлатма биреп үтсәгез иде. Ул ничегрәк үтә? 
– 426 санлы Федераль закон Хезмәт шартларын махсус бәяләү буенча төгәл схема билгели. Хезмәт шартларын махсус бәяләү буенча тиешле сертификат алырга ниятләүче һәр оешма, мәҗбүри рәвештә әзерлек этабы узарга тиеш. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: 
– хезмәт шартларын бәяләү өчен предприятиедә махсус комиссия төзелергә тиеш. Комиссия составына компания җитәкчеләре, эшче-хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы профсоюз яисә башка берләшмә вәкилләреннән кимендә бер кеше кертелергә мөмкин. Комиссиядә медицина хезмәткәре һәм хезмәтне саклау буенча белгеч булуы мәҗбүри. Әлеге состав приказ нигезендә раслана; 
– хезмәт шартларын махсус бәяләү буенча хезмәт урыннары исемлеге төзелергә тиеш; 
– хезмәт шартларын махсус бәяләү өчен бәйсез бәяләүчеләр чакырыла. Алар комиссия составына кертелми, бары тик бәяләү барышында бәйсез як буларак катнаша. 
Югарыда билгеләп үтелгәнчә, хезмәт шартларын махсус бәяләү предприятиедә оешкан комиссия тарафыннан гына түгел, ә бәйсез бәяләүче тарафыннан да гамәлгә ашырыла ала. 
– Ә хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре буенча отчет нинди пунктларны эченә ала? 
– Бәйсез бәяләүче тарафыннан төзелгән отчет хезмәт шартларын махсус бәяләү үтүне раслаучы, шулай ук аның нәтиҗәләрен тәкъдим итүче төп документ булып исәпләнә. Аерым алганда әлеге документ түбәндәгеләрне үз эченә ала: 
– хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрелгән компания турындагы мәгълүмат; 
– бәяләүче турында тулы мәгълүмат; 
– бәяләү процедурасы үткәрелгән хезмәт урыннары исемлеге; 
– бәяләү нәтиҗәләре буенча алынган хезмәт шартлары классификациясе. 
Отчетка өстәмә буларак хезмәт шартларын яхшырту өчен тәкъдим ителгән чаралар исемлеге теркәлә. Әлеге исемлек ирекле формада төзелә. 
– Фәнил Фәизович, хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре белән предприятие хезмәткәрләрен таныштыру кирәкме? Әллә ул җитәкчелек өчен генәме? 
– Әлбәттә кирәк, бу хакта законда да күрсәтелгән. 426 санлы Федераль закон нигезендә предприятие җитәкчесенә эшче-хезмәткәрләрне хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре белән таныштыру өчен 30 календарь көн вакыт билгеләнә. 
Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев