Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорау - җавап: сату-алу килешүен өзеп буламы?

Сезне кызыксындырган сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлекчәсе эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге белгече Ләйсән Фокеева җавап бирә. 

Сезне кызыксындырган сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлекчәсе эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге белгече Ләйсән Фокеева җавап бирә. 
– Балабыз кибеттән 5 мең сумлык смартфон сатып алган. Сатучыга сату-алу килешүен өзү һәм акчаны кайтарып алу турында мөрәҗәгать иткәч, ул баш тартты. Бала шундый кыйммәтле әйбер сатып ала аламы һәм аннан сатучы бер нәрсә дә сорамыймы? 
– РФ Гражданлык кодексының (30.11.1994, №51-ФЗ) 28 маддәсе 2 пункты нигезендә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар мөстәкыйль рәвештә вак көнкүреш килешүләре; нотариус раславы яисә дәүләт теркәве таләп ителмәгән, түләүсез файда алуга юнәлтелгән килешүләр; билгеле максатлар яисә ирекле куллану өчен законлы вәкил яисә аның ризалыгы белән өченче зат тарафыннан бирелгән средстволардан файдалану буенча килешүләр башкарырга хокуклы. Азык-төлек, китаплар, дәфтәрләр, канцелярия кирәк-яраклары, парфюмерия товарлары алу, кием, аяк киеме ремонтлау һ. б. көнкүреш килешүләренә керә. Характеры буенча аларның балигъ булмаган баланың яшенә туры килүе шарт. Бәяләре дә чагыштырмача зур булмаска тиеш. 
– Сатып бетерү (распродажа) һәм бәясен төшерү (уценка) арасында аерма бармы? 
– Сатып бетерү (распродажа) – товарның бәясен төшереп сату. Аның максаты – склад һәм сәүдә мәйданнарын яңа товар өчен бушату. Бәя төшерү (уценка) товарда берәр кимчелек булганда ясала. Бу хакта мәгълүмат сатып алучыга телдән һәм язмача (товарның ярлыгында, товар чегында яисә башка ысул белән) тулы күләмдә җиткерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев