Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СОРАШТЫРУ: Укырга кайда кердең?

Мәгариф министрлыгы мәгълүматларыннан аңлашылганча, быел югары уку йортларында бюджет урыннары узган елгыга карый күбрәк. Иң күп урыннар белем бирү һәм педагогик фәннәр, химия технологияләре, электр- һәм җылылк энергетикасы, информатика һәм исәпләү техникасы юнәләшләренә бирелгән.

Мәгариф министрлыгы мәгълүматларыннан аңлашылганча, быел югары уку йортларында бюджет урыннары узган елгыга карый күбрәк. Иң күп урыннар белем бирү һәм педагогик фәннәр, химия технологияләре, электр- һәм җылылк энергетикасы, информатика һәм исәпләү техникасы юнәләшләренә бирелгән.

Абитуриентлар документларын берьюлы биш югары уку йортына тапшыра алды быел. Шуларның һәрберсендә өч белгечлек буенча конкурста катнашырга була иде.

Укырга кабул итү өч этаптан торды. Беренчесе – өстенлекле. Монысы аерым квота нигезендә, максатчан кабул итү. Ул 28, 29 июльдә үк төгәлләнде, дип аңлата сайт. Икенче этап – конкурс нигезендә, моңа бюджет урыннарының 80 проценты керә. 3 августта төгәлләнгән. Өченче этап – калган бюджет урыннарына, ул 8 агустта төгәлләнгән.

Бюджеттан кала, контракт нигезендә, ягъни түләп тә укырга мөмкин. Иң югары еллык бәя КФУда ди – 157,980 сум: КАИда – 155,313 сум: медицина университетында 149,250 сум. Иң арзаны – аграр университет һәм ТИСБИ (69 мең сум). Иң югары бәя КФУда теркәлгән. Монда “Стоматология” (инглиз телендә) юнәлеше буенча уку өчен ел саен 468 мең сум түләргә кирәк. Белемнең бер өлешен – КФУда, бер өлешен чит илдәге партнер-вузларда аласың, диплом да икәү (двойной) була диелгән. Сүз уңаеннан, энергетика университетында быелдан җил энергетикасы буенча да белгечләр әзерли башлаячаклар икән.   

Күренгәнчә, укырга кабул итүнең өч этабы да төгәлләнгән. Ә сезнең балагыз кайда укырга керде?

Ләйсән,

Мөслим:

– Документларны бик күп җиргә тапшырган идем. Кая кергәнем әлегә билгеле түгел. Бюджетка баллар җитеп бетми бугай.

Ринат:

– Артист буласым килгән иде. Әмма әнием, артист кешенең тормышы тормыш түгел, дип, үгетләгәч, ул теләгән белгечлекне сайладым һәм укырга да кергәнмен. Әлегә шулай, алга таба күз күрер әле.

Сәрия,

Мөслим:

– Балам бердәм дәүләт имтиханнарында дүрт фәннән 304 балл җыйды, медальгә лаек булды. Кооперация институты, КФУга, КГАСУга тапшырдык документларны. Барысына да үткән иде. КГАСУны сайладык. Өч фәннән 247 балл саналды. Кызганыч, җәмгыять белеме анда кирәк булып чыкмады, техник вузларга физика тапшырырга кирәк шул. Шуңа баллыбыз әз булды һәм бюджет урынына эләгә алмадык. Без сайлаган белгечлеккә елына 104 мең сум түлисе. Аннан тыш, өстәмә чит тел өйрәнеп, Британия дипломы да алачак. Анысы да түләүле. 

Раушан Нигъмәтуллин,

Ташлыяр:

9 сыйныфтан соң китү дөрестер дип уйлыйм, чөнки 11дән соң киткән танышларым бюджет урыны табалмыйча интегәләр. Хәзерге заманда  бөтен нәрсә акчага бәйле бит. Танышларым түләве 100000 нән дә ким түгел диләр.

Укырга керү җинел булмады. Мин Әлмәт музыка колледжының актерлык бүлегенә кердем, бюджет урынга.  Имтиханда сөйләтеп тә, җырлатып та карадылар. Каушатты, ләкин ерып чыктым!

Мәктәпне тәмамлаганда ике төп фәннән һәм җәмгыять белеме белән татар телен бирдем. Пробный имтиханнарда нәтиҗәләр иң- иңнәрдән түгел иде, ләкин чыгарылышта үзем шаккатырлык яхшы билгеләр алдым. Имтихан тапшыручыларга шуны әйтәсем килә: ОГЭ, ЕГЭ ул –  тормыш авырлыкларының берсе. Һәрбер кеше үтә аны. Тырышып, күңелен биреп укыган кеше әйбәт нәтиҗәләргә ирешә. Форсаттан файдаланып, үзем укыган Михайловка мәктәбе коллективына бик зур рәхмәт әйтәсем килә!

Башта журналистика буенча китмәкче идем, 11 сыйныфтан соң. Имтиханнар да авыр, биреп булмас, дип, 9дан киттем инде.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев