Мөслим-информ

Сораштыру: сыерлы көнең– сыйлы көнеңме?

Бар иде заманалар – Мөслимдә ике сыер көтүе чыга иде. Берсе – күпер башында, икенчесе – түбән болында. Кичләрен күпер башындагы олы юлда сөтлебикәләрен каршы алырга килүчеләр җыелыр иде.

Сыерны һәркем асрарга тырышты, хәтта гомер буе “ак” эштә эшләүчеләр дә, заманча әйтсәк, экологик яктан чиста продуктның тәмен кибетнекеннән өстен күрде. Хәзер Сабантуенда хәрәкәтне Кооператив урамыннан Банк урамына кадәр җирдә чиклиләр. Ә сыерларын каршы алучылар ташкыны, шул участокны тутырып, Пятилеткага таба китәр иде. Малкайлар, тулышкан имчәкләреннән сөт агыза-агыза, урам тутырып кайтыр иде. Шуңадырмы, капка төпләрендә, хәзерге кебек бил тиңентен печән дә үсмәде, урамнарны, болыннарны тузганак та басмады... 
Бүген авылда да көтү чираты озак көттерми килеп җитә. Сыер асраучылар көннән-көн кими, димәк. Ә сездә быел сыер көтүе чыктымы?

Нәһия Шәйхетдинова, Вәрәшбаш: 
– Элеккеге елларда Вәрәшбашта мал күп булганлыктан өч көтү чыккан. 170-180 баш сыер булган чорлар бар иде. Һәр капкадан көтүгә бер мал булса да чыкты. Димәк шул кадәр малны ашатырга азыгын да җитәрлек әзерли алган авыл халкы. 
“Вамин” килгәннән соң печән-саламны сатып алу башланды, эш бетте, яшьләр авылдан китә башлады. Хәзер сыер асраучылар бер дистәгә дә тулмый. Сарык асраучыларны санарга бер кулның бармаклары да җитә. Малларны иркенләп йөртү юк – күрше-тирә басуларда рапс чәчелгән чөнки. Сыерын кайсы болынга бәйли, кайсы күршедәге буш ихатада йөртә. Сарыклар абзарда ята. Терлек азыгын да ничек булдыра, шулай әзерли мал тотучылар: буш бакчага печән чәчә, чөгендерен утырта. Сатып алырга ашлык та кыйммәт... 
Айзат Гыйльфанов, 
Метрәй: 
– Быел Метрәй авылында да сыер саны кимеде. Бездә бозаулар, таналар, сыерлар бер көтүдә йөри. Сарыклар да шул ук көтүдә. Терлек азыгын халык сатып та ала, печәнне колхозлар чорыннан килгән печәнлекләреннән чабып әзерли, бакчаларына чөгендерен, кабагын күпләп утырта. 
Илнур Җиһангиров, 
Иске Чакмак: 
– Яз көне, җиде гаилә җыелып, “электропастух” алдык. Шул җайланма ярдәмендә көтәбез. Былтыр авылда 42 сыер бар иде. Быел – җидебезгә өч дистәдән артык сыер. Көтүлекләребез, бүленгән печәнлекләребез бар, фуражны сатып алабыз. Элек сарык көтүе – авылның бер очына, сыер көтүе икенче очына чыга иде. Хәзер сарыкны ихатада гына асрыйлар. Авыл картая. Алтмыш яшьтән соң мал каравы авыррак шул. Шундый ике авылдашыбызның берсе – дүрт сыерын, икенчесе биш сыерын бетерде. Сыер асрау авырлаша бара инде. 
Башка якларда бу хәлнең торышы ничек икән дип кызыксынучылар интернетка кереп карый ала. Анда төрлесе бар: мал-туар асрарга мөмкинлек тудыручы фермерларга, җитәкчеләргә рәхмәт укучылар да, азык әзерли алмаудан кышны сыерсыз каршы алырга мәҗбүр булучылар да. Әле бит, колхозлар таралгач, оешмалар кыскаргач, эшсез калган сала халкы сөт-ит саткан акчага дөньясын да алып барды. 
Авыл мәктәпләрендә, балалар бакчаларында бала саны кимегән кебек, авыл кешесен ризыклы иткән сыер саны да артуга таба түгел икән. Сөтчелек фермалары турында әйтеп тә торасы юк – алар бөтен районга берничә генә калды инде. “Сыерлы көнең – сыйлы көнең” дигән әйтем безнең көннәргә туры килми башладымы? Ә кибетләрдә сөтнең ниндие генә юк! Нәрсә эчәбез соң без?! 

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: