Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру. Студент булу авырмы?

Элек студент тормышын ачлы-туклы, шул ук вакытта бик күңелле итеп сурәтлиләр иде. “Студентка акча җитми инде ул” дигән гыйбарә юктан гына таралмагандыр. Бүгенге студентлар кафеларда гына туклана кебек. Казан-Мөслим арасы да берни түгел аларга – атна саен кайтучылар бар. Бүген студентлар ничек яши? Студент булу авырмы? Респондентларыбызга шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Алия Шәйхетдинова, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университеты студенты: 
– Студент булу авыр димәс идем. Дөрес, берникадәр җаваплылык таләп ителә. Син – үз-үзеңә хуҗа, әти-әни контроле юк. Тота белсәң, акча җитә инде ул. Артып та калырга мөмкин. Ачлы-туклы йөрмибез, күбрәк үзебез пешерәбез, лекцияләр арасында ашханәгә йөрибез. Аллага шөкер, әти-әни продукцияне җибәреп тора. Баштарак уку авыррак бирелсә дә, яңадан ияләшәсең икән. Семестр дәвамында дәрес калдырмаган, тырышып укыган студентларга укытучыларның да карашы әйбәт. Җай чыкканда күргәзмәләргә барырга тырышабыз. “Ак Барс” хоккей командасы матчларына йөрим. Безнең институтта андый уеннарга фан-клуб юнәлешен еш чакыралар. Туган җир, әти-әни сагындыра инде. Казаннан беренче тапкыр (ике атнадан соң) кайткач, кич урамга чыктым. Шау-шулы шәһәрдән кайтып, тып-тын калган төнге авылга сокландым. Шундый рәхәт!.. 
Шамил Гадершин (уку йортын күрсәтмәвебезне үтенде): 
– Студент булу рәхәәәт! Әти-әни яныннан чыгып киткәч, мөстәкыйль тормыш башлана: үзеңне үзең карый башлыйсың, проблемаларны да үзеңә хәл итәргә кирәк. Уку йортында ашханә бар: иртәнге һәм төшке ашларны бушка ашыйбыз. Ризыклары бик тәмле! Кичен я үзебез пешерәбез, я дуслар белән кафега барабыз. Стипендиябез әйбәт, тик студентка акча беркайчан да җитми инде ул. Бүгенге студентлар, моннан 10 ел элек укыганнар белән чагыштырганда, чыннан да, рәхәт яшиләр кебек. Авылга кайтам дисәң, машинаны, юлдашларны да интернеттан эзлибез. Аның да безгә җайлы вакытта кайта торганы кирәк! Әти-әнигә дә ватсаптан шалтыратырга яки хәбәр җибәрергә мөмкин. 
Алинә Шәрифуллина, Казан медицина-фармацевтика көллияте һәм КФУның психология һәм мәгариф институты студенты: 
– Студент булу җиңел димәс идем. Вакыт җитми, өй эшен күп бирәләр. Беренче елны бигрәк тә авыр булды. Хәзер алай ук түгел инде, өйрәндек. Мин үзем ике уку йортында белем алам. Дәресләрне калдырмаска тырышам. Стипендия алам, әти-әни дә ярдәм итә, шуңа акчага интеккәнем юк. Башкалада укудан файдаланып, сирәк булса да, театр-концертларга барабыз. Күбрәк хоккей матчларына йөрибез. Яратам чөнки. 
Регина Шабаева, Казан дәүләт энергетика университеты студенты: 
– Аллаһы Тәгалә ярдәме белән университетка укырга кердем. Студент булу бик рәхәт, дөрес, авырлыклар да булгалый, тик алардан чыгу юлын табарга була. Беренче курсның беренче ае авыр булды: яңа кешеләр белән танышу, алар белән уртак тел табу, аудиторияләрне эзләү, 1,5 сәгать дәвамында “пара”да утыру, яңа фәннәр... Яхшы укыган өчен бюджет бүлегенә күчерделәр, белгечлегемне дә үзгәрттем. “Студентка акча җитми” дисәләр дә, миңа җитә, Аллага шөкер. Күп тотмыйм. Дөрес, юлга киткән акчаны тиенләп саныйм. Вакыт булганда шәһәр буйлап йөрергә, театрга барырга яратам. Операны елый-елый тыңладым! Студент тормышы биргән мөмкинлекләрнең барысын да файдаланып калырга кирәк, дип исәплим. Вакытны кире кайтарып булмый. Ә өй сагындыра инде!.. Бик сагынам! Иң нык сагынган кешем – апаем! 
Наилә Шәймәрданова, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты: 
– Студент булу яңа дуслар табарга мөмкинлек бирә. Янәшәдә – үзең белән бер юнәлештә баручы, дөньяга карашлар туры килгән кешеләр күп. Дөрес, әти-әни яныннан чыгып киткәч, авыррак: режим да башка. Әкренләп ияләшәсең, дуслар барлыкка килә. Авылга башта еш кайта идем, хәзер ике айга бер генә. Икенче курстан эшли башладым. Интерьер дизайны, график дизайн буенча заказалар алам. Буш вакыт кими, ялларда дуслар белән очрашасы килә. Безнең университетта беренче курс студентларына игътибар зур: концертларга бушлай билетлар бирелә. Хәзер музей-галереяларга, кинога һәм фестивальләргә еш йөрибез. 
Марат Гатауллин, Ижевск дәүләт медицина академиясе студенты: 
– Мин бюджет бүлегендә укыйм, стипендия – 3500 сум. Тырышып укысаң, 5 меңгә кадәр күтәрелә. Тулай торакта яшим. Уку авыррак инде. Кызыклы, шул ук вакытта тырышлык сорый. Без, Мөслимнән булгач, сынатмыйбыз! Булдырабыз! Миңа бик ошый. Туган җир сагындыра, әлбәттә, кайтасы килә. Тик укырга кирәк! Дүшәмбедән шимбәгә кадәр укыйбыз. Әлегә 6нчы санлы шәһәр клиник хастаханәсендә практика үтәм. Авыруларга ярдәм итәбез, табибларга булышабыз. 
Екатерина Иванова, Түбән Кама медицина көллияте студенты: 
– Студент булу ул – яңа баскыч, яңа белем, яңа максатлар. Авырлыклар һәрвакыт бар инде ул, аларны җиңә белергә кирәк. Студентлар арасында бүген эшләп укучылар да аз түгел. Минем эшләргә вакытым юк, мәсәлән. Чөнки уку йортында актив тормыш алып барам, җәмәгать эшләрендә катнашам. 

Сораштыруны Римма Афзалова үткәрде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Студент тормышы күңелле инде ул!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бер абзый самолетка сарык сойрэп кереп бара ди, аны туктатканнар да: Абзый, монда сарык алып керергэ ярамый, кая алып барасыз аны?- дигэннэр. Абзый исэ: Апаем, бу сарык тугел, кучтэнэч. Сарыгы Казанда экзамен бирэ- дип эйтте ди. Аллага шокер, андый заманалар да узды, куплэрнен башыннан. Лэкин бугенге кондэ кешене акча кызыктыра. Инде коррупциядэ тотыла торалар, хаман акча сорый торалар. Мин узем дэ, улым да уз башыбыз белэн укып чыктык.

      • аватар Без имени

        0

        0

        сагынам студент вакытларын!Иң кызыклы, иң рәхәт чак!

        Реклама
        Реклама
        2
        X