Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру. Сез язга әзерме?

Яз күптөрлелеге белән гаҗәпләндерә: калын-калын кар көртләре санаулы көннәрдә эреп югала. Аннан соң ачылган җирдә үлән-чәчәкләр борын төртә, агач-куаклар шау чәчәккә күмелә, яфрак яра. Шундый гүзәллеккә сокланып, кояш та күктә озаграк тора... Бу күренеш бераз соңрак күзәтелер, ә бүген авыл кешесе язны каршылый, дулкынланып һәм борчылып язгы ташуны көтә. Сез язга әзерме?

Марат Ганиев, 
Мөслим: 
– Язга кыштан ук әзерләндек, дигәндәй. Юешләнеп авырайганчы, түбәләрдәге, өй буйларындагы карларны көрәдек. Көздән алып куйган туфракка борыч, помидор чәчтек. Тишелеп, матур гына үсәләр хәзер. Теплицага кар тутырып куйдык. Бакчада, ишек алдында, капка төбендә көрт булып өелеп торган карны аткалыйбыз эреткән көннәрдә. Җылы көннәрдә ишегалдында кар суларына юл ерабыз. Безнең базга су чыга, шуны карап-күзәтеп торам. Дымлана башласа, бәрәңгеләрне күтәреп куясы булыр. Тышта эш күбәйде инде хәзер. Булып торсын. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип белми әйтмәгәннәр. Кыш буе өйдә утырдык. Хәзер саф һавада эшлик инде.    
Илнур Габидуллин, 
Олы Чакмак авыл 
җирлеге башлыгы: 
– Язгы чорда авыл урамнарын саклау максатында шлагбаумнар куелды. Урамнарда һәм юлларда су төшә торган урыннардагы торба башлары инде ачылды. Авыл үзәгендәге буаның су агып чыга торган ягы да кардан чистартылды, тиз эресен өчен каралту эше башкару да күздә тотыла. Халык белән аңлату эшләре үткәрелде. Су басу мөмкинлеге булган йортларда яшәүчеләр бу хакта хәбәрдар. Су басу куркынычы янаган очракта халыкка мәчет тавыш көчәйткече аша хәбәр итәчәкбез. Бу хакта килешенгән. 
Язгы ташуга әзер торабыз инде. Хәвеф-хәтәрләр булмасын, дип телибез. 
Люция Кашапова,
Түбән Табын: 
– Йортыбыз су буена урнашкан. Су яз көне базга ел саен чыга. Без аңа күнеккән  инде, шуңа күрә бәрәңгене, кайнатмаларны, башка азык-төлекне саклау чарасын алдан күрәбез. Ташу төшкәндә су ел да бакчага, сарайларга керә. Мин монда 15 ел яшим инде, шул чорда өйгә бер тапкыр гына керде су. 
Александра Лобанова, 
Рус Шуган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары: 
– Җирлектә язгы ташуга әзерлек эшләре күптән бара. Авыл халкы, тизрәк эресен дип, ихата-койма буйларында өелеп торган карларны көри, канаулар казый. Юл аркылы куелган торба башларын ачтык, тракторлар ярдәмендә су юлы ясалды. Безнең карамактагы объектлар һәрдаим игътибар үзәгендә.
Сораштыруны Мөнирә 
Арсланова үткәрде.   
Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев