Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез. Товарның бәясе “нетто” авырлыгы буенча билгеләнә

“Брутто”, “нетто” – товарның авырлык күрсәткечләре. “Брутто” – гомуми авырлык, ә “нетто” товарның упаковкасыннан, тарадан, сыеклыктан кала, “чиста” авырлыгы. Без, кулланучылар, бу күрсәткечләргә кайчак игътибар да итмибез.

Зур тартмалы конфет сатып алганда, конфеты да күп булыр, дип уйлыйбыз. Югыйсә башта ук “чиста” авырлыкны карап, дөрес итеп сайларга мөмкин. Консервланган кукуруз, борчак, балык белән дә шулай ук. Карап торуга банка зур, ә сыеклык продуктның үзенә караганда күбрәк булырга мөмкин.

“Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре” (1998 ел) нигезендә үлчәп сатыла торган азык-төлек товарларының бәясе “нетто” авырлыгы буенча билгеләнә. Шушы ук кагыйдәләр нигезендә сатуга кадәр товар тарадан, төрү, бәйләү материалларыннан, металл клипслардан (мәсәлән, колбасада) азат ителгән булырга тиеш. Шуңа күрә кулланучы сатучыдан түләргә тиеш булмаган бөтен нәрсәне алып бетерүне сорарга хокуклы.

Елизавета Низамова,

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X