Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз – җавап бирәбез. Теплицага салым бармы?

Физик затлар Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) Росреестр яисә БТИ тарафыннан бирелгән мәгълүматлар булган хуҗалык корылмалары өчен генә салым түли. Бу РФ Салым кодексының 400 маддәсе, 408 маддәнең 2 пункты нигезендә эшләнә.

Хуҗалык, көнкүреш, ярдәмче капиталь корылмалар, ярдәмче корылмалар, шул исәптән җәйге кухнялар, мунчалар һәм башка күчемсез милек объектлары хуҗалык корылмалары дип исәпләнергә мөмкин. Торак биналар һәм гаражлар хуҗалык корылмаларына керми, аларга мөстәкыйль күчемсез милек буларак салым салына. Хуҗалык корылмасы хуҗасы күчемсез милек сыйфатында ЕГРНга теркәү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итәргәме-юкмы икәнен үзе хәл итә. ЕГРНга кертү өчен хуҗалык корылмасы күчемсез милек билгеләренә җавап бирергә тиеш: җиргә ныклап урнаштырылган булырга, билгеләнешенә зур зыян китермичә аны күчерү мөмкин булмаска тиеш (РФ Гражданлык кодексының 130 маддәсе 1 пункты). Күчемсез милек булмаган хуҗалык корылмалары, шулай ук күчмә милек объектлары ЕГРНда теркәлми һәм аларга югарыда телгә алынган салым салынмый. Аерым алганда, сүз капиталь фундаменты булмаган теплицалар, сүтелә-җыела торган хуҗалык блоклары, бытовкалар, навеслар, капиталь булмаган вакытлыча корылмалар һ. б. турында бара.Хуҗалык корылмасы ЕГРНда теркәлгән булып та, мәйданы 50 квадрат метрдан артмаса, аңа салым салынмый. Ташлама бары тик бер хуҗалык корылмасына гына каралган (илнең кайсы почмагында урнашуына карамастан). Төп шарт – корылманың эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланылмавы. Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары салым буенча әлеге ташламаның куллану шартларын арттыра ала. Салым ташламалары исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәтенең “Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам” сайтыннан танышырга мөмкин.

Н. ГЫЙЛАҖИЕВА,РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев