Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз – җавап бирәбез! Күлмәгең тишек булса...

– Базардан трикотаж күлмәк сатып алган идем. Анда товарны җентекләп карап тормаган идем, өйгә кайткач, берничә урыннан тишек икәнен күрдем. Кире базарга киттем, әмма сатучы товарны алыштырудан яки акчасын кайтарып бирүдән баш тартты. Миңа нәрсә эшләргә?

– Иң элек тишекләрнең ни сәбәпле барлыкка килүен, аларның җитештерү дефекты түгелме икәнен ачыкларга  кирәк. Базарга кабаттан шул ук сәгатьтә-көндә килгән булсагыз, товарның гарантия вакыты да чыкмаган булгандыр. Димәк, ул очракта экспертиза үткәрү өчен сатучы җаваплы. Ул күлмәкне кабул итеп алып, аны экспертларга тапшырырга бурычлы. Сатучы моннан баш тартса, сезнең сайлау мөмкинлегегез бар: бәйсез экспертизаны үз хисабыгызга үткәрергә, нәтиҗәсе белән акча кайтаруны сораган гаризагызны сатучыга тапшырырга яисә башта шундый гаризаны сатучыга биреп, ул 10 көн эчендә акчагызны кайтармаса, судка мөрәҗәгать итәргә. Бу очракта экспертизаны суд билгели һәм карар шул нәтиҗәләр буенча кабул ителәчәк. 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X